Фрэнк Биллингс Келлог (ингл. Frank Billings Kellog; 22 декабрь 1856 ел, Потсдам, Нью-Йорк (штат)21 декабрь 1937) - америкалы дәүләт эшлеклесе, 1929 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Франк Биллингс Келлог
Frank Billings Kellogg
Туган телдә исем ингл. Frank Billings Kellogg
Туган 22 декабрь 1856(1856-12-22)
Потсдам (Нью Йорк штаты)
Үлгән 21 декабрь 1937(1937-12-21) (80 яшь)
Сент-Пол, Америка Кушма Штатлары[1]
Үлем сәбәбе пневмония
Күмү урыны Вашингтон кафедраль җәмигы[d][2]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Һөнәре юрист, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка АКШ Республика фиркасе
Җефет Clara Cook Kellogg[d]
Ата-ана
  • Абигейл Биллингс Келлог (әти)
  • Аза Фансуорт Келлог (әни)
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1929 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Франк Биллингс Келлог
Frank Billings Kellogg
Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Фрэнк Келлог Потсдамда, Нью-Йорк штатында Абигейл Биллингс Келлог һәм Аза Фансуорт Келлоглар гаиләсендә туа. Малайга тугыз яшь булганда, гаилә көнбатышка күченә һәм Миннесота штатында бер фермада урнаша. Фрэн фермада эшли, соңрак Рочестерга бара һәм анда юридик конторада клерк булып эшли, шул ук вакытта хокук өйрәнә. 1877 елда ул имтихан тапшыра һәм адвокатлар коллегиясына кертеләю 1882-1887 елларда ул округ прокуроры вазифасына сайлана. 1886 елда Клара Кукка өйләнә. Келлог монополияларга каршы эшләрне алып барып дан казана. 1912 елда ул Америка адвокатлар ассоциациясенең рәисе итеп сайлана. 1916 елда АКШ сенатына сайлана, 1922 елда исә бик тырышса да, яңадан сенатка керми. 1923 елда президент Уоррен Гардинг аны бишенче Панамерикан конференциясенә вәкил итеп җибәрә. 1923-1925 елларда Келлог Бөекбританиядә АКШ илчесе була. 1925 елда исә Калвин Кулидж аны АКШ Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Бу вазифада ул Бриан-Келлог пактын имзалау белән дан казана һәм моның өчен 1929 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Сылтамалар үзгәртү

Элгәре:
Чарльз Хьюз
АКШ Дәүләт сәркатибе
5 март 1925 ел28 март 1929 ел
Аннары:
Генри Стимсон
  1. 1,0 1,1 Bell A. Encyclopædia BritannicaEncyclopædia Britannica, Inc., 1768.
  2. 2,0 2,1 Find A Grave — 1996.