Фрунзик Мкртчян
Фрунзе (Фрунзик, Мгер) Мушег улы Мкртчян (әрм. Ֆրունզիկ (Մհեր) Մուշեղի Մկրտչյան; 1930, Ленинакан — 29 декабрь, 1993, Ереван) — совет һәм әрмән театр һәм кино актеры, театр режиссеры. СССРның халык артисты (1984), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1978).
Фрунзик Мкртчян | |
---|---|
Туган телдә исем | әрм. Ֆրունզիկ Մկրտչյան |
Туган | 4 июль 1930[1] Гөмре, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР[1] |
Үлгән | 29 декабрь 1993[2][3] (63 яшь) Ереван, Әрмәнстан |
Үлем сәбәбе | яман шеш |
Күмү урыны | могила Мгера Мкртчяна[d] |
Ватандашлыгы | СССР Әрмәнстан |
Әлма-матер | Ирәван сәнгать-театраль институты[d][1] |
Һөнәре | актёр, театр режиссеры |
Җефет | Донара Мкртчян[d][4] һәм Тамара Оганесян[d][5] |
Кардәшләр | Альберт Мушегович Мкртчян[d] |
Биографиясе
үзгәртү1930 елда Ленинаканда (хәзер — Гюмри), әрмәннәр геноциды качаклары булган күп балалы гаиләдә туган. 1945 елдан Ленинакан тукыма комбинатында киномеханик ярдәмчесе булып эшли, буш вакытларында шунда үзешчән драма түгәрәгендә шөгыльләнә. 1945-1946 елларда А. Мравян исемендәге Ленинакан театры студиясендә укый (хәзерге Вардан Аджемян исемендәге Гюмри драма театры). 1947 елдан әлеге театр актеры. 1951-1956 елларда Ереван театр-сәнгать институтында (В. Б. Вагаршян) укыган. Уку белән беррәттән кинога төшә башлый. Аның катнашлыгындагы беренче «В поисках адресата» фильмы 1955 елда чыга. 1956 елдан — Еревандагы Г. М. Сундукян исемендәге Әрмән театры актеры. Театр режиссеры буларак, Әрмәнстанда һәм чит илләрдә спектакльләр куя[6]. Соңгы елларда үз театрын булдыру белән мәшгүль булган (хәзер — Фрунзе Мкртчян исемендәге Ереван артистлар театры)[7]. 1993 елның 29 декабрендә Ереванда үз фатирында үлеп калган. Еревандагы Комитас паркы пантеонында җирләнгән.
Гаиләсе
үзгәртү- Атасы — Мушег Мкртчян (1910-1961)
- Анасы — Санам Мкртчян (1911-1970), савыт-саба юучы.
- Агасы — Альберт (1937 елда туган), режиссер, сценарист
- Апалары — Рузанна (1943 елда туган), Клара (1934-2003)
- Беренче хатыны — Кнара, Мкртчян белән бер курста укыган
- Икенче хатыны — Донара (1941-2011), уртак балалары булган, Русиядә «Кавказская пленница» фильмындагы Джабраил хатыны роле буенча билгеле. Сундукян исемендәге театр актеры. Нәселдән күчкән авыр психик авыру булу сәбәпле, соңгы 25 елын Севан психиатрия дәваханәсендә үткәргән[8]
- Кызы — Нуне (Нина) (1959-1998), Аргентинада үлеп калган[9])
- Оныгы (кызыннан) — Гаян (Ирэн), Аргентинада яши.
- Улы — Вазген (Вааг) (1972-2003), әнисеннән күчкән авыр психик авырулы
- Өченче хатыны — Тамара, актер Әрмәнстан Язучылар берлеге рәисе Грачья Оганесян кызы.
Шәхси тормышы
үзгәртүБулачак актерның ике исеме булган. Тәүгесе — Мгер, аны өйдә шулай йөрткәннәр. Рәсми исеме — Фрунзе — гражданнар сугышы герое Михаил Фрунзе хөрмәтенә кушылган[10]). Балачакта «Танау» кушаматын йөрткән[11].
Хәтер
үзгәртү- 2006 елда Әрмәнстанда почта маркасы чыккан.
- 2007 елда Мәскәү заман сәнгать музеенда «Мимино» комедиясе геройларына багышланган һәйкәл куелган, шул исәптән Мкртчянга да.
- 2007 елда М. Сарьян исемендәге скверда, Ереван үзәгендә (Әрмәнстан) «Мужчины» фильмына да һәйкәл ачылды, шул исәптән Мкртчянга да. Авторы — Давид Минасян.
- 2011 елда Дилижан шәһәрендә да (Әрмәнстан) «Мимино» комедиясенә һәйкәл куелды.
- 2011 елда Тбилиси (Грузия) Авлабари районында «Мимино» фильмы геройларына һәйкәл ачылды, авторы — Зураб Церетели.
- Гюмри шәһәрендә аның исемендәге музей эшләп килә, Вардан Ачемян ис. Гюмри дәүләт драма театры алдында һәйкәл куелган; Ереванда Мгер Мкртчянның Артистлар театрына мемориаль такта куелган.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Әрмән ССРның халык артисты (1971)
- Дагстан АССР атказанган артисты (1972)
- СССР ның халык артисты (1984)
- СССР Дәүләт премиясе — «Мимино» фильмында катнашкан өчен (1978)
- Әрмән ССРның Дәүләт премиясе — «Треугольник» фильмында катнашкан өчен (1975)
- Изге Месроп Маштоц ордены (үлгәннән соң) (2001)[12]
- Еревандагы Бөтенсоюз кинофестивале («Солдат һәм слон» фильмындагы актерлык эше өчен беренче приз, 1978)
Фильмография
үзгәртү- 1955 — В поисках адресата — эпизод
- 1956 — Из-за чести — Вардан
- 1959 — О чем шумит река — Хачатур
- 1959 — 01-99 (кыска метражлы) — Гарсеван
- 1960 — Парни музкоманды— Арсен
- 1962 — Хозяин и слуга (кыска метражлы) — Симон
- 1963 — Огонь (кыска метражлы) — Мисак
- 1965 — Тридцать три — профессор Брокк
- 1966 — Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика — Джабраил, Нинаның бабасы
- 1966 — Айболит-66 — пират, Бармалейның моңсу хезмәтчесе
- 1966 — Формула радуги — милиционер
- 1966 — Двадцать шесть бакинских комиссаров — мыеклы Гочи
- 1966 — Из времен голода (кыска метражлы) — Самбо
- 1967 — Треугольник — тимерче
- 1968 — Белый рояль — Юсуф Юсуфович Ахмедов
- 1968 — Не горюй! — кулга алынган төрек
- 1969 — Взрыв после полуночи — Мухташев
- 1969 — Вчера, сегодня и всегда — мируж
- 1969 — Фотография (кыска метражлы) — Аваг
- 1969 — Адам и Ева — Бекир
- 1971 — Мы и наши горы — көтүче Ишхан
- 1971 — Хатабала — Шак
- 1972 — Мужчины — Сурен
- 1972 — Айрик (Папа) — Овсеп
- 1972 — Памятник (кыска метражлы) — Авак
- 1973 — Приключения Мгера в отпуске — Мгер
- 1977 — Багдасар разводится с женой — Багдасар
- 1977 — Каменная долина — Сандро
- 1977 — Наапет — Апро
- 1977 — Солдат и слон — Арменак
- 1977 — Мимино — Рубик Хачикян (Рубен Вартанович Хачикян), шофер
- 1979 — О, Геворк (кыска метражлы) — төп роль
- 1979 — Суета сует — Борис Иванович
- 1979 — Добрая половина жизни — эпизод
- 1979 — Приключения Али-бабы и сорок разбойников — Мустафа
- 1979 — Мир в зеркальце (киноальманах) — артист Мкртчян
- 1980 — Пощечина — Григор-ага
- 1980 — Крупный выигрыш — Гарник
- 1981 — Тифлис—Париж и обратно — Рачик
- 1981 — Перед закрытой дверью — Вартан
- 1981 — Скромный человек (кыска метражлы) — главная роль.
- 1982 — Песнь прошедших дней — Никол
- 1983 — Пожар — Рубен
- 1983 — Одиноким предоставляется общежитие — Нинаның ире
- 1984 — Легенда о любви — юлбасар
- 1984 — Всадник, которого ждут — эпизод
- 1984 — Танго нашего детства — әти
- 1987 — Как дома, как дела?
Телеспектакльләр
үзгәртү- 1987 — На дне — Барон.
Режиссер
үзгәртү- 1987 — «На дне» (фильм-спектакль) (П. Дноян белән).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Հայկական սովետական հանրագիտարան — Երևան: 1981.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #1018409726 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Find A Grave — 1996.
- ↑ https://avproduction.am/?ln=am&page=person&id=105
- ↑ https://avproduction.am/?ln=am&page=person&id=1709
- ↑ «Фрунзик Мкртчян Я так думаю…» Кора Церетели: рецензии и отзывы на книгу | ISBN 978-5-89533-216-0 | Лабиринт
- ↑ Что вы знаете о трагической судьбе Фрунзе Мкртчяна?
- ↑ Она ушла с мечтой о сцене, archived from the original on 2011-12-30, retrieved 2021-10-08
- ↑ Êàê îíè óìåðëè (Ôðóíçå Ìêðò÷ÿí)
- ↑ Вита Рамм. Человек с хорошим лицом 2009 елның 28 февраль көнендә архивланган. // Известия, 28.12.2008
- ↑ Наум Ципис. Эпикур Неоклетович и замостянские клички, журнал «Мишпоха», № 32, 2013
- ↑ Награды Фрунзика Мкртчяна 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.
Сылтамалар
үзгәртү- Сайт http://imyerevan.com о Фрунзике Мкртчяне
- Сайт музея Фрунзика Мкртчяна в г. Гюмри
- Фрунзик Мкртчян (ингл.) Internet Movie Database сайтында(инг.) на сайте Internet Movie Database
- Судьба судила его по закону гор // МК, 16 апреля 2004.
- Смотреть советские фильмы с участием Ф. 2016 елның 24 март көнендә архивланган. Мкртчана 2016 елның 24 март көнендә архивланган..