Франц-Иосиф җиреБаренц диңгезенең төньягында урнашкан архипелаг, Россиянең Архангельск өлкәсенә карый. Мәйдан 16,1 мең км².

Франц-Иосиф җире
80°40′00″ т. к. 54°50'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияТөньяк Боз океаны
Гомуми мәйдан16 134 км²
Иң биек ноктасыФорбс бозлыгы, 620 м
ИлРусия Русия
Франц-Иосиф җире (Архангил өлкәсе)
Халык саны 0 кеше
 Франц-Иосиф җире Викиҗыентыкта

192 утраудан гыйбарәт. Өч өлешкә бүленә: башка утраулардан Австрия бугазы белән аерылган көнчыгыш өлеше — Вильчек җире (2059 км²), Греэм-Белл утрпаулары (1708 км²) һ.б.; үзәк өлеше — Австрия бугазы белән Британия каналы арасында урнашкан утраулар; көнбатыш өлеше — Британия каналыннан көнбатыштагы утраулар, бөтен архипелагында иң зур Георг җире утравы (2900 км²) нәкъ шул өлештә урнашкан.

Архипелаг йөзенең 85% бозлыклар белән капланган. Иң биек ноктасы (620 м) Винер-Нейштадт утравында. Утраулар ком, балчык һәм комташлардан төзелгән, базальт капламы киң таралган. Уртача температура гыйнварда —23°…—24°, июльдә —1,2°…1,6°. Еллык явымнар саны — төньякта 300 мм, көньякта 500 мм, кышын куе томан, көчле җилләр була. Үсемлекләр бик аз (мүк, лишайниклар). Сөт имезүчеләрдә ак аю, сирәк котып төлкесен очрап була. Кошлар күп, архипелагның көньягында «кош базарлары» булалар. Франц-Иосиф җире ярларында Гренландия су эте, нерпа, диңгез куяны, морж яшиләр. Франц-Иосиф җирендә котып төннәре 125 көн, котып көннәре 140 көн дәвам итәләр. Котып станциясе, геофизика обсерваториясе бар.

Франц-Иосиф җире 1873 елда Карл Вейпрехт һәм Юлиус Пайер җитәкчелегендәге Австрия-Маҗарстан экспедициясе тарафыннан ачылган һәм Австрия-Маҗарстан императоры Франц-Иосиф исеме белән аталган. 1914 елда Исхак Ислямов экспедициясе тарафыннан Россия территориясе дип игълан ителгән.

Топографические карты үзгәртү