Фирдүс Гыймалтдинов

(Фирдус Гыймалетдинов битеннән юнәлтелде)

Фирдүс Гыймалтдинов, Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов (Гыймалетдинов[1], 1980 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Югары Лашчы) – журналист, медиаменеджер, 2011 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры[2]. Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре (2018). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2024 елдан)[3].

Фирдүс Гыймалтдинов
Туган телдә исем Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов
Туган 18 апрель 1980(1980-04-18) (43 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Югары Лашчы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, медиаменеджер
Балалар ике улы, ике кызы
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале
Татарстан Республикасының Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1980 елның 18 апрелендә Буа районының Югары Лашчы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе күмәк хуҗалыкта механизатор булып, әнисе сыер савучы булып эшләгән. Абыйсы Казанда, сеңлесе Югары Лашчыда яши. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган (2005). Журналистикада остазлары дип Миңназыйм Сәфәровны, Флорид Әгъзәмовны саный. 18 яшеннән телевидениедә штатта эшли башлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1998―2002 елларда «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе корреспонденты, 2002―2005 елларда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең программаларын алып баручы.

2005―2007 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. Хосусый «Җир сулышы» газетасы ачып, нәшер итә.

2007 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясендә: 2007―2011 елларда алып баручы, филиал директоры урынбасары – мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы в.б., 2010―2011 елларда ― телевидениенең мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы урынбасары, 2011 елдан ― директоры [4]. «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе 2016 елда «Миллионлы шәһәрләр өчен көндәлек мәгълүмати программа» номинациясендә «ТЭФИ-Регион 2016» бүләгенә лаек була[5].

Казан дәүләт мәдәният институтының Театр, кино һәм телевидение факультетының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы укытучысы. «Персонал белән идарә итү» фәненнән укыта[6].

«Буа якташлыгы» иҗтимагый оешмасының хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш кертә[7].

Әдәби әсәрләре үзгәртү

Хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары авторы[8]. Бер ел эчендә ике тарихи роман яза: «Үзбәк» (әдәби конкурста 2нче урынны алган), «Буа».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Ике мәртәбә өйләнгән. Дүрт баласы бар: беренче никахыннан ике ул һәм бер кыз, икенче никахыннан бер кыз[11].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гыймалетдинов Фирдүс Салих улы. tatarica.org
  2. Руководство. Директор филиала ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан». trt-tv.ru(рус.)
  3. Рузилә Мөхәммәтова. Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Татар-информ, 06.02.2024
  4. Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы. Tatarica. Татар энциклопедиясе
  5. Фирдус Гималтдинов: «Я сам не верил, что мы сможем получить ТЭФИ». Сайт СЖ РТ, 29.11.2016(рус.)
  6. Гималтдинов Фирдус Салихович. 2021 елның 13 апрель көнендә архивланган. Сайт КГИК(рус.)
  7. В единстве наша сила. «Известия Татарстана», 15.12.2017
  8. Фирдүс Гыймалтдинов. 2021 елның 14 апрель көнендә архивланган. Әдипләр (Әхмәт Дусайлы) порталы
  9. Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2016 № 219 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»(рус.)
  10. Якташыбыз, Татарстан телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдиновны котлыйбыз. «Байрак», 24.05.2018
  11. Лилия Заһидуллина. Фирдүс Гыймалтдинов: «Социаль челтәрләрдә утыруны аңламыйм». «Акчарлак», 2022 ел, 13 апрель, № 14, 2-3нче бит

Әдәбият үзгәртү

  • Рузия Сафиуллина. Фирдүс Гыймалтдинов: «Журналист тәрбияләргә тиеш». «Идел», 2021 ел, апрель, 26-29нчы бит.
  • Лилия Заһидуллина. Фирдүс Гыймалтдинов: «Социаль челтәрләрдә утыруны аңламыйм». «Акчарлак», 2022 ел, 13 апрель, № 14, 2-3нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Элгәре:
Айрат Сибагатуллин
«Татарстан» телерадиокомпаниясе директоры
2011 — х. в.
Аннары:
?