Фаил Әхмәдиев — техник фәннәр докторы, профессор.

Фаил Әхмәдиев
Туган телдә исем Фаил Габделбәр улы Әхмәдиев
Туган 10 май 1950(1950-05-10) (73 яшь)
Балтач районының Таузар авылы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре техник фәннәр докторы, профессор
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Фаил Габделбәр улы Әхмәдиев 1950 елның 10 маенда Балтач районының Таузар авылында туган. 1967 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Казан университетының механика-математика факультетында укый, аспирантурада белем ала. 1985 елда диссертация яклый һәм техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешә. 1987 елдан — профессор. Аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге Казанның берничә уку йорты белән бәйле. 1972 елда ул Казан химия-технология институты укытучысы, 1975 елданКазан төзүче-инженерлар институтында эшли, 1985 елдан — шушында кафедра мөдире. Берара Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты проректоры.

Ф.Г.Әхмәдиевнең фәнни хезмәтләре гетеродин актив мохитлардагы технологик процессларны системалы анализлау һәм аларны оптималь-аппаратур формалаштыру мәсьәләләренә багышланган.

Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик хезмәтләре өчен 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеменә лаек булды, 1994 елда Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

Ф.Г.Әхмәдиев киң һәм күпкырлы җәмәгать эшләре алып бара. 1996 елда ул Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары итеп сайланды һәм бу хезмәтне 2004 елга кадәр башкарды. Бу чор – Казан шәһәренә 1000 ел тулу алды чоры – зур социаль-мәдәни мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүе белән характерлы.

Ф.Г.Әхмәдиев республикабыз күләмендә билгеле спортчы, Россиянең спорт мастеры. Россия һәм Татарстан күләмендәге татарча милли көрәш чемпионат һәм ярышларында җиңүче һәм призер булды. Күп мәртәбә Балтач район сабан туйлары батыры һәм баш батыры. Милли көрәшне пропагандалауга, яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә зур көч куя.

2003 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү