Уранны баектыру
Уранны баектыру — уранда уран-235 изотобының өлешен арттыру технологик процессы. Нәтиҗәдә табигый уран баетылган уран һәм ярлыланган уранга бүленә.
Уранны баектыру | |
Җитештерә | баектырылган уран[d] |
---|---|
Һәштәге | Urananreicherung |
Побочный продукт | Обеднённый уран[d] |
Уранны баектыру Викиҗыентыкта |
Табигый уранда уранның өч изотобы бар: уран-238 (масса өлеше 99,2745%), уран-235 (0,72%), уран-234 (0,0055%).
Уран-238 - чагыштырмача тотрыклы изотоп һәм сирәк уран-235 изотобыннан аермалы буларак бәйсез чылбырлы төш реакциясенә хас булмый.
Хәзерге вакытта төш реакторында һәм атом-төш коралында уран-235 - башлангыч бүленә торган матдә булып тора.
Атом-төш ягулыгын әзерләүдә уранны баектыру мөһим роль уйный.
Дәрәҗәләр
үзгәртүТабигатьтә уран ике төп изотоп төрендә очрый - уран-235 (табигый уранның 0,72%) һәм уран-238 (99,2745%), ләкин төшнең бүленүе ягулыгы өчен тик уран-235 кулланыла ала.
Уран-238 изотобында бәйсез чылбырлы төш реакциясе үзе бара алмый, шуңа күрә ул табигатьтә шундый таралган.
Уран-235 өлеше 20% артык белән уран югары баетылган уран яки корал ураны дип атала.
Ярлыланган уран (уран-235 0,1-0,3% белән) бронятишкеч туп снарядларын җитештерүдә кулланыла, чөнки бу материал авыр, югары тыгызлыклы һәм кыйбат түгел.
Җитештерү
үзгәртүУранны баектыру изотопларның бүленүе технологиясе ярдәмендә бара.
Шушы ысул изотопларның төрле массаларына нигезләнә: уран-235 уран-238 изотобына караганда шактый җиңелрәк, шуңа күрә әйләнгәндә инерция сәбәпле төрле радиусларда хәрәкәт итәләр.
Бу принципларда электромагнит һәм аэродинамик алымнары төзелгәннәр.
- Электромагнит алымында уран ионнары тизләткечтә тизләтелә һәм магнит кырында борыла.
- Аэродинамик алымда уранның газ кушылмасы махсус сопло-"кучкар" аша исеп җибәрелә.
Шушы ысул газлы центрифуглануда кулланыла: уранның газлы кушылмасы центрифугада куела һәм инерция тәэсирендә авыр молекулалар центрифуганың диварында тупланалар.
Теормодиффузион технологиядә авыр молекулалар җайланманың салкынрак түбән өлешендә тупланалар. Шулай итеп уранның изотоплары аерылалар.
Күпчелек алымнар уран фториды UF6 белән эшли.
Хәзерге вакытта уранны баектыру күбесенчә газлы центрифуглану нигезендә эшли.
Дөньяда баетылган уранны җитештерү
үзгәртүИл | Ширкәт | 2012 | 2013 | 2015 | 2020 |
---|---|---|---|---|---|
Франция | Areva : Georges Besse I и II | 2500 | 5500 | 7000 | 7500 |
Алмания, Нидерландлар, Бөекбритания, | URENCO : Gronau (Алмания), Almelo (Һолландия), Capenhurst (Англия) | 12800 | 14200 | 14400 | 14900 |
Япония | Japan Nuclear Fuel Limited , Rokkaasho | 150 | 75 | 75 | 75 |
АКШ | United States Enrichment Corporation: Paducah & Piketon | 5000 | 0 | 0 | 0 |
АКШ | URENCO : New Mexico | 2000 | 3500 | 4700 | 4700 |
АКШ | Areva : Idaho Falls | 0 | 0 | 0 | 0 |
АКШ | Global Laser Enrichment | 0 | 0 | 0 | 0 |
Россия | ОАО ТВЭЛ (Техснабэкспор ) | 25000 | 26000 | 26578 | 28663 |
Кытай | China National Nuclear Corporation , Hanzhun & Lanzhou | 1500 | 2200 | 4220 | 7520 |
Пакьстан, Бразилия, Иран, Һиндстан, Аргентина | Төрле | 100 | 75 | 100 | 170 |
Барлык | 49000 | 51550 | 57073 | 63526 |
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Мировой рынок ядерного топлива 2014 елның 13 апрель көнендә архивланган., Cambridge, 2013.
- Уран 2011 елның 7 октябрь көнендә архивланган.
- Глоссарий терминов 2005 елның 30 август көнендә архивланган. // Minatom
- Справка: обогащение урана
- The Radioactive Boy Scout. Ken Silverstein. (перев. рус.) 2008 елның 5 декабрь көнендә архивланган.
- Проект «Хиросима» (историческая справка, видеоматериалы, документы)
- База данных по всем, проведённым различными странами, ядерным взрывам (австралийский правительственный сайт)(ингл.)
- Консультативное заключение Международного суда относительно законности угрозы ядерным оружием или его применения. 2010 елның 6 июль көнендә архивланган. — 1996.
- Подробное техническое описание первых зарядов(ингл.). — 2001.
- Федосеев С. Оружие большого шантажа