Төркия җәйге Олимпия уеннарында 2020

Төркия 2020 елда Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Уеннар башта 2020 елның 24 июленнән 9 августына кадәр үткәрелергә тиеш була, ләкин COVID-19 пандемиясе аркасында 2021 елның 23 июленнән 8 августына кадәр күчерелә[2].1908 елда илнең рәсми дебют вакытыннан алып, төркия спортчылары, 1920 елда Антверпенда узган Олимпия уеннарыннан, 1932 елда Лос-Анджелеста Бөек депрессия чорында үткәрелгән Олимпия уеннарыннан һәм 1980 елда АКШ бойкотын яклау аркасында Мәскәүдә узган Олимпия уеннарыннан тыш, барлык җәйге Олимпия уеннарында катнашалар.

Төркия җәйге Олимпия уеннарында 2020
Спорт төре олимпик спорт төре[d] һәм летние виды спорта[d]
Катнашучы Җәйге Олимпия уеннары 2020
Дәүләт  Төркия
Нәрсәнең өлеше Турция на Олимпийских играх[d]
Вакыт мизгеле 2021
Бүләкләр
Флагоносец Берке Сака[d]
 Төркия җәйге Олимпия уеннарында 2020 Викиҗыентыкта

Җыелма команда составы үзгәртү

  Академик гребля үзгәртү

Төркия ир-атлар арасындагы ярышларга академик гребля буенча бер юллама ала. Бу хәл 2021 елда Варезада узган Аурупа олимпия квалификация регатасында була[3].

  • Ир-атлар: Онат Казаклы

  Бадминтон үзгәртү

2020 елгы җәйге Олимпия уеннарында бадминтон буенча ярышлар 2021 елның 24 июленнән 2 августына кадәр бара. 2020 елда бадминтон буенча Олимпия уеннарына квалификация сайлап алу 2021 елның 15 июненә Бөтендөнья бадминтон федерациясе (BWF) рейтингы нигезендә башкарыла[4]. Аның нәтиҗәләре буенча Төркия җыелма командасы ялгыз разрядларда бер олимпия лицензиясен яулый ала.

Ялгыз разряд

  • Ир-атлар: Эмре Лале
  • Хатын-кызлар: Нәслихан Йигит

  Велоспорт үзгәртү

Төркия UCI дөнья рейтингында беренче 50 урынны алган ир-атлар Олимпия шоссе ярышларында катнашу өчен ике узышчыны игълан итә ала[5].

  Волейбол үзгәртү

Хатын-кызлар

Төркиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы, финал матчында җиңеп һәм Апелдорндагы Ауропа квалификация турниры нәтиҗәләре буенча үзенә урын тәэмин итеп, Олимпия уеннарына квалификацияне узалар һәм сигез елдан соң Олимпия уеннарына әйләнеп кайталар[6].

  Гимнастика үзгәртү

Спорт гимнастикасы үзгәртү

Төркия өч гимнаст чыгару хокукына ия була. 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашучы Фәрхәт Арикан һәм Назлы Савранбаши 2019 елда Штутгартта узган дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча Олимпиадага квалификацияләнгән спортчылар арасына керәләр. Әхмәт Онер һәм Ибраһим Чолак аерым төрләрдә үзләренә урыннар тәэмин итәләр, әмма команда составына кермиләр һәм берничә төрле ярышларга узмыйлар. Алар брусья һәм боҗрада күнегүләр нәтиҗәләре буенча юллама алалар[7][8].

  Йөзү үзгәртү

Төркия йөзүчеләре квалификация нормативын узу нәтиҗәләре буенча уеннарда катнашу хокукына ия булалар, һәр дисциплинада илдән күп дигәндә ике йөзүче катнаша ала[9][10].

  • Ир-атлар: Юмитҗан Гүрәш, Батуралп Юнлю, Беркай Омер Эгрәтир, Берке Сака, Хөсәен Эмре Сакчи, Йигит Аслан
  • Хатын-кызлар: Берил Бёҗеклер, Дениз Эртан, Виктория Зәйнәп Гүнеш, Мәрвә Тунҗәл

  Уктан ату үзгәртү

 
Мете Газоз — Токиодагы Олимпия уеннарында Төркия өчен беренче алтын медаль яулаган

Төрек спортчылары Анталиядәге Аурупа континенталь квалификация турниры нәтиҗәләре буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси турнирларда икешәр урын яулый.

  Тхэквондо үзгәртү

Төркиядә тхэквондо уеннарында биш спортчы катнаша. Рукийе Йылдырым (49 кг, хатын-кызлар), Хатиҗә Кюбра Илгүн (57 кг, хатын-кызлар), ике тапкыр Олимпия уеннары призёры Нур Татар (67 кг, хатын-кызлар) һәм Нафия Куш (67 кг, хатын-кызлар) хатын-кызлар арасында рейтинг нәтиҗәләре буенча квалификация узалар. Хакан Речбер ир-атлар арасында җиңел авырлык категориясендә (68 кг) ярымфинал җиңүен яулый һәм 2021 елда Софиядә узган Ауропа квалификация турниры нәтиҗәләре буенча бердәнбер юллама ала[11].

  • Ир-атлар: Хакан Речбер
  • Хатын-кызлар: Рукийе Йылдырым, Хатиҗә Кюбра Илгүн, Нур Татар, Нафия Куш

  Авыр атлетика үзгәртү

Төркия авыр атлетларына 2021 елның 11 июнендәге рейтинг нигезендә Уеннарга өч путевка бирелә[12].

  Фехтование үзгәртү

Фехтованиедә Төркияне рапирачы Ирем Карамете тәкъдим итә[13].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 https://olympics.com/tokyo-2020/olympic-games/en/results/all-sports/medal-standings.htm
  2. Joint Statement from the International Olympic Committee and the Tokyo 2020 Organising Committee, Olympics (24 March 2020). 28 март 2020 тикшерелде.
  3. European rowing gain Olympic and Paralympic qualification places, International Rowing Federation (16 April 2021). 8 май 2021 тикшерелде.
  4. Qualification system – games of the XXXII olympiad – Tokyo 2020. Badminton. BWF (2021-02-25). әлеге чыганактан 2021-06-02 архивланды. 2021-07-05 тикшерелгән.
  5. Athletes' quotas for Road Cycling events at the Tokyo 2020 Olympic Games, UCI (18 November 2019). 23 ноябрь 2019 тикшерелде.
  6. Turkey, Korea grab latest tickets to Tokyo 2020, FIVB (12 January 2020). 12 гыйнвар 2020 тикшерелде.
  7. Artistic Gymnastics World Championships 2019: Day 4 - as it happened, Olympic Channel (7 October 2019). 12 октябрь 2019 тикшерелде.
  8. Cimnastikte Ferhat Arıcan ve Ahmet Önder'den olimpiyat vizesi, Fanatik (7 October 2019). 10 октябрь 2019 тикшерелде.
  9. FINA – Olympic Games Tokyo 2020 Qualification. FINA.
  10. Tokyo 2020 – FINA Swimming Qualification System (PDF), FINA. 6 март 2021 тикшерелде. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2020-07-30, retrieved 2021-07-31 
  11. European Qualification Tournament for Tokyo 2020 concludes, World Taekwondo (8 May 2021). 9 май 2021 тикшерелде.
  12. Tokyo 2020 Qualification (Weightlifting). әлеге чыганактан 2021-06-12 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
  13. Aşıkcı. 2 Turkish athletes win quota place for Olympic games, Anadolu Agency (29 March 2021). 3 апрель 2021 тикшерелде.