Нафия Куш (төр. Nafia Kuş; 1995 елның 20 феврале, Адана, Төркия) — Төркия тхэквондочысы, авыр үлчәмдә (73 килограммнан артык) чыгыш ясый. Дөнья чемпионатлары призёры, Олимпия уеннарында катнашучы.

Нафия Куш

Нафия Куш (сулдан) 2017 елгы Ислам теләктәшлеге уеннарында
Туган телдә исем төр. Nafia Kuş
Туган 20 февраль 1995(1995-02-20)[1] (29 яшь)
Адана, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре тхэквондист

 Нафия Куш Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Нафия Куш 1995 елның 20 февралендә Аданда туа[2]. Ул 8 яшьтән тхэквондо белән шөгыльләнә[3]. Хәзерге вакытта Куш Аданда Чукуров университетында физик тәрбия һәм спортны өйрәнә[4].

Карьера үзгәртү

2013 елда ул Палембаңта узган Ислам теләктәшлеге уеннарында көмеш медаль яулый[5]. Куш Хух-Хото шәһәрендә 2014 елгы университетлар арасында тхэквондо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулый[4]. Ул 2014 елда Иннсбрукта узган яшүсмерләр арасында Ауропа чемпионатында җиңүче була[6] һәм 2015 елда тагын берничә турнирны, шул исәптән Анталиядә Dutch Open һәм Кишинёвта Moldova Open турнирларын отып, уңышын дәвам итә[7].

Ул 2015 елда Налчыкта узган олимпия категорияләре буенча Ауропа чемпионатында алтын медаль яулый[8][9]. Нафия Куш Чиләбедә 2015 елгы тхэквондо буенча дөнья чемпионатында бакыр медаль яулый[10]. Ул 2015 елда Эйндховенда узган Нидерланд ачык чемпионатында 73 килограмнан артык авырлык категориясендә алтын медаль яулый[11]. 2020 елда Гамбургта узган Алманиянең ачык чемпионатында ул 73 килограмга кадәр авырлык категориясендә җиңүче була[12]. Куш Истанбулда узган 8 нче ачыкТөркия чемпионатында 73 килограмга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулый[13].

2021 елда Нафия Куш коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елдан 2021 елга күчерелгән үзе өчен беренче Олимпия уеннарында катнашачагы билгеле була. Март аенда Куш 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә Төркиянең ачык чемпионатында алтын медаль яулый[14].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.olympedia.org/athletes/146934
  2. Kus, Nafia. Taekwondo Data. 2015-05-19 тикшерелгән.
  3. Sporcumuz Nafia Kuş kimdir? (tr). Kadınlar Bilir. 11 March 2021 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Nafia Kuş dünya ikincisi oldu (Turkish) (2014-07-26). 19 май 2015 тикшерелде. (үле сылтама)
  5. 3. İslami Dayanışma Oyunları (Turkish) (2013-10-01). 19 май 2013 тикшерелде.
  6. Durak, Onur Emre. İrem Yaman ile Berkcan Süngü, Avrupa Şampiyonu oldu (Turkish) (2014-09-27). 19 май 2015 тикшерелде.
  7. Moldova Açık Taekwondo Şampiyonası (Turkish). Koyuncuspor (2015-04-18). әлеге чыганактан 2019-06-04 архивланды. 2015-05-19 тикшерелгән.
  8. Bakan Kılıç, Milli Taekwondocu Nafia Kuş’u tebrik etti (Turkish) (2015-03-29). 19 май 2015 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2021-07-31 
  9. 4. Altın Madalya Nafia Kuş'dan (turkish). Koyuncuspor. 2015-05-19 тикшерелгән.(үле сылтама)
  10. İrem Yaman Dünya şampiyonu... (Turkish) (2015-05-18). 19 май 2015 тикшерелде.
  11. Hollanda'da 1 Altın, 3 Bronz (tr). Türkiye Taekwondo Federasyonu (14 March 2015). әлеге чыганактан 2015-03-14 архивланды. 11 March 2021 тикшерелгән.
  12. Almanya’da Madalyalar Şehitlerimize (tr). Türkiye Tarkwondo Federasyonu (1 March 2020). әлеге чыганактан 2020-03-11 архивланды. 11 March 2021 тикшерелгән.
  13. Nafia Kuş'tan altın madalya (төр.) (11 March 2021). 11 март 2021 тикшерелде.
  14. Nafia Kuştan altın madalya (2021-03-11).