Төлке һәм ау эте (роман)

роман

«Төлке һәм ау эте» (ингл. The Fox and The Hound) — АКШ язучысы Дэниел Пратт Мэнникс(ингл.) (1911—1997)[1] [2][3] тарафыннан 1967 елда инглиз телендә язылган роман. Беренче тапкыр 1967 елда «E. P. Dutton» нәшриятында 255 биттән торган басма буларак дөнья күргән. Китапны рәссам Джон Скоэнхерр (ингл. John Schoenherr) бизәгән.

Төлке һәм ау эте
ингл. The Fox and The Hound
Рәссам

John Schoenherr[d]

Автор:

Дэниел Пратт Мэнникс

Жанр:

роман

Оригинал теле:

инглиз теле

Оригинал чыгу датасы:

1967 елның 11 сентябре

Бизәү:

Джон Скоэнхерр

Нәшер итүче:

АКШ байрагы E. P. Dutton

Чыгарылыш:

1967

Битләр:

255

Алдагы:

юк

Киләсе:

юк

1967 елда роман Даттон-Энимал китап премиясенә лаек булган һәм «Ридерз дайджест»(ингл.) журналының «уку клубы сайлап алган әсәр» дип табылган.

Сюжет үзгәртү

 
Бладхаунд токымлы эт
 
Кунхаунд токымлы эт

Бладхаунд(ингл.) токымлы эт Купер хуҗасының фермасында аучы этләре арасында иң яраткан эте булган, әмма тиздән лидер урынын яшь кара кунхаунд(ингл.) токымлы эт Шеф ала. Шулай бервакыт ау вакытында Шеф, куркыныч булуга карамастан, хуҗасын аюдан яклый, шул ук вакытта Купер куркып кала. Әлеге вакыйга хуҗаның әкренләп Куперга игътибары кимүгә китерә, бу хәл, үз чиратында, Куперның көнчелек хисен арттыра.

Шул ук вакытта бер аучы өй шартларында төлке баласы Тодны үстерә, ул аучы Тодның анасын һәм аның бертуган эне һәм сеңелләрен үтергән була. Кечкенә вакытта Тодка үз тормышы ошый, әмма җенси өлгерү чоры башлангач, ул урманга качып китә. Беренче елда Тод үз территориясен билгеләп чыга һәм җирле фермер этләреннән котылу ысулларын өйрәнә. Бервакыт ул элекке Хуҗасының өенә килә һәм чылбырга утыртылган этләр өереннән көлә. Шеф чылбырны өзә һәм аның артыннан куып китә. Шеф Тодны тимер юлга куып кертә. Якынлашып килүче поезд алдыннан Тод соңгы секундта рельслардан сикереп чыгарга көч таба, ә Шеф тапталып үлә.

Шефны күмгәч, Хуҗа янә Куперны искә төшерә һәм аны Тодтан башка төлкеләргә игътибар итмәскә өйрәтә башлый. Тодны табарга һәм үтерергә омтылып, Хуҗа бер дистәдән артык аучылык алымнарын куллана. Тод һәм Купер бер-берсен алдау өчен яңа хәйләләр өйрәнә, Тод соңыннан барыбер качу һәм исән калу өчен хәйлә таба. Бу эштә аңа бер карт ана төлке ярдәм итә. Тиздән ул төлке Тодтан балалар таба. Хуҗа аларның өнен таба һәм төлке балаларын газ белән агулый, ә кышын капканга ана төлкенең үзен дә эләктерә. Гыйнвар аенда Тодның яңа ярдәмчесе пәйда була, аның да балалары туа, тик Хуҗа, махсус агулы алдавычлар файдаланып, ана төлкене һәм аның балаларын үтерә.

Еллар уза һәм вакыйгалар барган авыл җирлегенә урбанизация(ингл.) килә, шуның аркасында фермерлар үз урыннарыннан китә. Хайваннарның күп өлеше бу урыннардан китә, ау көннән-көн катлаулырак була бара. Тод әлеге җирләрне үзенең шәхси территориясе, дип саный һәм урынында кала. Биредә калган төлкеләр кыргыйлаша баралар, чүп ташлау урыннарында тукланалар, парлашкан төлкеләр тиз арада парларын ташлый. Хуҗа, калган фермерлар кебек үк, үз җиренең зур өлешен югалта һәм аның барлык этләреннән бер Купер гына кала. Хуҗаның хәмергә бәйле проблемалары башлана һәм тирә-юньдәгеләр аңа шәхси шифаханәгә китәргә киңәш итә, тик анда этләрне тоту тыела. Хуҗа кыш саен Купер белән Тодны тотарга китә һәм бу эш аның өчен тормышының төп мәгънәсенә әверелә.

Бервакыт җәй көне котыру чире(ингл.) чыга, ул төлкеләр популяциясе аша бик тиз таралыш ала. Бер котырган төлке кеше балалары төркеменә һөҗүм иткәннән соң, Хуҗага төбәктәге барлык төлкеләрне үтереп бетерүдә ярдәм сорап киләләр. Башта Хуҗа гадәти агу куллана, тик аннан төлкеләр белән беррәттән йорт хайваннары да үлә. Агудан очраклы рәвештә бер кеше баласы үлгәч, Хуҗа башка кешеләрне дә ияртеп, зур ау оештыра. Коралланган бик күп кеше бер сызыкка тезелә һәм, каршыга очраган барлык төлкеләрне үтереп, бөтен урман аша бара. Картайган Тод качып кала. Бервакыт иртән, Тод чираттагы тапкыр аучы этләреннән качып калуга, Хуҗа аның эзеннән Куперны җибәрә.

 
Котыру чире эләктергән эт

Купер бөтен көн дәвамында һәм иртән Тодны эзәрлекли. Ниһаять, Тод хәлсезлектән егылып үлә. Үлем чигендә булган Купер үзе дә аның өстенә ава. Хуҗасы Куперны дәвалый һәм икесе дә күпмедер вакыт җирле танылган шәхесләр булып санала. Әмма берничә айдан аларның даны кими башлый. Шуннан соң Хуҗаның янә алкоголь белән проблемалары башлана, аңа яңадан шәхси шифаханәгә китәргә тәкъдим итәләр һәм бу юлы ул риза була. Елый-елый, дивардан мылтыгын ала, Куперны ишегалдына чыгара һәм йомшак тавыш белән аңа җиргә ятарга боера. Этнең күзләрен кулы белән каплый, аңа ышанган Купер бу мизгелдә аның кулын ялый.

Адаптация үзгәртү

1981 елда Америка киноширкәте Walt Disney Productions(ингл.) «Төлке һәм ау эте» мультфильмы чыгара (Дисней әлеге китапка 1967 елда ук хокук алса да, җитештерү 1977 елда гына башлана). 2006 елда DVDда Мэнникс китабы белән бернинди бәйләнеше булмаган «Төлке һәм ау эте—2» чыгарыла.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Daniel Pratt Mannix (1911-1997). data.bnf.fr(фр.)
  2. Daniel Mannix, 85, Adventure Writer. The Associated Press, 8.02. 1997(ингл.)
  3. Daniel P. Mannix. livrenpoche.com(фр.)