Тәфкалүн Вәлиев

педагог. 1934-1957 елларда Башкорт АССР‑ының Кыйгы һәм Салават районнарында гомуми белем бирү мәктәпләре директоры

Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев  (19 ноябрь, 1896 ел, Уфа губернасы, Дүшәнбикә10 октябрь, 1959 ел, Казан) — педагог. 1934-1957 елларда Башкорт АССР‑ының Кыйгы һәм Салават районнарында гомуми белем бирү мәктәпләре директоры. РСФСР мәктәбенең (1952) һәм Башкорт АССР‑ның атказанган укытучысы (1949). Ике Ленин ордены (1939, 1949) кавалеры.

Тәфкалүн Вәлиев
Туган 19 ноябрь 1896(1896-11-19)
Дүшәнбикә, Кыйгы районы
Үлгән 10 октябрь 1959(1959-10-10) (62 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты
Һөнәре укытучы

Биографиясе үзгәртү

Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев 1896 елның 19 ноябрендә Уфа губернасы Златоуст өязе Дүшәнбикә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган.

Югары Кыйгыда ике сыйныфлы училище тәмамлагач, ул укыту эшенә тотына. Ике ел эшләгәч, яшь укытучы (халык, яратып, аңа һәр вакыт шулай өндәшә) туган авылына кайтып, Дүшәнбикә һәм Түбән Кыйгы мәктәпләрендә укыта.

Октябрь революциясенән соң Тәфкалүн Вәлиев халык арасында күп эшли, кешеләргә яңа властьның максатын, мәдәни-агарту бурычларын аңлата. 1929 елга кадәр ул үз авылы мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли.

Тиздән тәҗрибәле педагог яңа эшкә күчерелә һәм ике ел Әй буендагы Асылгуҗа мәктәбенә җитәкчелек итә.

1931 елда Бөре каласындагы балалар йорты директоры итеп билгеләнә.

Төп эшеннән аерылмый Бөре педагогия техникумында укый. Аны тәмамлагач, җиде еллык мәктәп директоры итеп билгеләнә.

1934 елда Тәфкалүн Вәлиев Салават районына эшкә җибәрүләрен сорап, Башкортстан Мәгариф Халык Комиссариатына гариза яза, һәм яшь педагог Нәсибаш җиде еллык мәктәбе директоры итеп күчерелә. Укытучыларның иҗади эшен оештыру белән бергә директор авылда идеология фронтының алдынгы көрәшчесе булып таныла, колхозчылар арасында сәяси-агарту эшләре алып бара.

К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетын яннан торып тәмамлагач, Тәфкалүн Хаммат улы 1937 елда Лаклы урта мәктәбе директоры итеп куела.

Монда да ул кыска вакыт эчендә оста җитәкче, җәмәгать хезмәткәре булып таныла. Бу елларда Салават районы мәктәпләре арасында Лаклы урта мәктәбе алдынгы мәктәп буларак билгелек ала. Директорның тынгысыз хезмәте аркасында ул һәр чак мактаулы урынга лаек була, олы хөрмәт тойгысы белән телгә алына. Укытучыларның берничә тематик җыелышы Лаклы урта мәктәбеңдә үткәрелә. Район мәктәпләреннән барган педагоглар һәм мәктәп җитәкчеләре анда алдынгы эш алымнарын һәм ысулларын өйрәнә.

1939 елда Башкортстанның бер төркем халык мәгарифе хезмәткәрләре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Тәфкалүн Хаммат улы Вәлиев Салават районынан беренче булып Русиянең ул вакыттагы югары наградасы — Ленин орденына лаек була.

1944 елда алдынгы педагог Тәфкалүн Вәлиев Каратаулы урта мәктәбе директоры итеп җибәрелә. Кыенлыкларга карамастан, биредә укытучылар коллективы ике ел эчендә зур эшләр башкара, районда алдынгылар сафына баса. Биредә аның җитәкчесе Тәфкалүн Вәлиевнең хезмәте бәясез.

Халык мәгарифе өлкәсендә 40 елга якын эшләгәннән соң, 1957 елда Т. Х. Вәлиев лаеклы ялга чыга. Ул аннары да укытучылар коллективына балаларны укыту-тәрбияләүдә кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, җәмәгать эшләрендә элеккегечә, яшьләргә хас дәрт белән катнаша, үз хезмәтенең нәтиҗәләрен күреп куана.

Чыганаклар үзгәртү

  • Вәлиев Тәүкалүн Хаммат улы // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 30 гыйнвар 2019)