29 нчы мәктәп (Түбән Кама)
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
(Түбән Кама шәһәре 29 нчы мәктәп тарихы битеннән юнәлтелде)
Түбән Кама шәһәренең 29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе —- Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. 1991-1992 уку елының 2 сентябрь көнне эшли башлый.[1]
29 нчы мәктәп | |
Нигезләнү датасы | 2 сентябрь 1991 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Түбəн Кама |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/nkamsk/sch29 |
29 нчы мәктәп (Түбән Кама) | |
Файл:1567.jpg | |
Эшләү еллары | |
---|---|
Директоры: |
Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Төре: | |
Адресы: |
Россия Федерациясе, 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама районы, Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспекты, 79 йорт |
Телефон: |
+7(855)-530-90-81; +7(855)-530-90-87 |
Эл. почтасы: |
school29n-kamsk@mail.ru; S29.Nk@tatar.ru |
Сайт: | |
Телләр: |
Тарихы
үзгәртү- Шулай ук карагыз: b:Түбән Каманың 29 нчы мәктәп тарихы.
- 1991 нче елның 2 сентябрь көне ачыла. 1503 укучы, 90 педагог була. Үзенә 3 спорт залы, 2 бассейн, сауна, кышкы бакча, китапханә, медицина кабинеты, тамашалар залы һәм башка корылмалары керә.[1]
- 1993-1998 еллары - комлекс статусында эшли.[2]
Җитәкчелек
үзгәртү- 2018 -..: директор Габдуллахатов Ильдар Ансарович[3]
- 2012-2018: директор Равис Музагитович Шакиров(үле сылтама)[1]
- 2007-2012: директор Айдар Рәфис улы Фәретдинов(үле сылтама)[1]
- 1991-2007: директор Мөхтәр Абдулла улы Фазылҗанов, урынбасарлары Әхмәтгәрәева Раидә Флорид кызы, Киреева Ольга Вячеслав кызы, Шафеева Ләйлә Салихҗан кызы, Хәсәнова Фирзания Хәйдәрҗан кызы, Зартдинова Рәидә Зәйдулла кызы, Садриева Әнисә Хөсәен кызы, Пахомова Гөлшат Әсхат[1]
Мәктәп тормышы
үзгәртүБу бүлектә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Уку-укыту эшчәнлеге
үзгәртү- Электрон журнал һәм көндәлекләр ярдәмендә алып барыла.
- Һәр укытучыга ноутбук бүленеп бирелгән, уку кабинетлары интерактив такталар, мультимедия проекторы, дистанцион җайланмалар белән җиһазландырылган.
Түгәрәкләр
үзгәртү- Техник модельләштерү
- фотосурәт
- юл йөрү кагыйдәләре
- курчак театры
- өстәл теннисы
- нәфис гимнастика
- волейбол
- футбол
- бокс
- туризм
- җиңел атлетика
- Музыка
- театр
- хореография
- сынлы сәнгать
Иҗтимагый тормыш
үзгәртү- Укучыларның үзидарә советы үз министрлыкларын булдырып, мәктәп тормышын җанландыра.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 (рус.) Четверть века на благо детей
- ↑ ТР 279 нчы номерлы боерыгы нигезендә
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-03-31, retrieved 2019-03-31
Тышкы сылтамалар
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|