27 нче санлы Әгерҗе һөнәри училищесыТатарстанның Әгерҗе шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1938 елдан шәһәр) урнашкан урта һөнәри белем бирү йорты. 2013 елдан Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы, 2015 елдан Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы. «Җир өсте техникасы һәм технологиясе» юнәлеше буенча тимер юлда эшләү өчен белгечләр әзерли. Гамәлгә куючысы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Филиал директоры (2014 елдан) — Рушания Альберт кызы Волкова.

27нче санлы Әгерҗе һөнәри училищесы
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы‎
Элеккеге исемнәр Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы (2013-2015)
Нигезләү елы 1928
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Әгерҗе
Адрес 422230 ТР Әгерҗе районы Әгерҗе Лесопильная урамы, 1нче йорт.
Сайт https://edu.tatar.ru/agryz/org5836/page957808.htm
Филиал бинасы

Тарих үзгәртү

1928 елдан бирле тимер юл транспорты өчен кадрлар әзерли. 80 елдан артык тарихында уку йорты берничә мәртәбә исемен алыштыра: ФЗУ, ФЗО, ЖУ № 3, СГПТУ № 27, ПУ №27 һ.б.

2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[1] белән 27нче санлы һөнәри укуханә Бөгелмә аграр көллиятенең 3нче санлы филиалы итеп үзгәртелә.

2015 елда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[2] белән Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче санлы филиалы итеп үзгәртелә.

Белгечлекләр үзгәртү

  • Локомотив машинисты — 9 сыйныфтан соң 3 ел 5 ай, 11 сыйныфтан соң 1 ел 10 ай укыйсы.
  • Хәрәкәттәге составны файдалану һәм ремонтлау буенча слесарь — 9 сыйныфтан соң 2 ел 5 ай, 11 сыйныфтан соң 10 ай укыйсы.
  • Аш-су остасы, кондитер.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР министрлар кабинеты карары № 257 16.04.2013
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 7373/15 01.07.2015