Тур Һейердал (норв. Thor Heyerdahl, 6 октябрь 1914, Ларвик, Норвегия — 18 апрель 2002, Алассио, Италия) — норвег этнографы һәм археологы, диңгез сәяхәтчесе, язучы.

Тур Хейердал
Туган телдә исем норв. Thor Heyerdahl
Туган 6 октябрь 1914(1914-10-06)
Ларвик, Вестфолл, Норвегия
Үлгән 18 апрель 2002(2002-04-18) (87 яшь)
Алассио, Лигурия, Италия
Үлем сәбәбе рак мозга[d]
Ватандашлыгы  Норвегия
Әлма-матер Осло университеты[d]
Һөнәре сәяхәтче, археолог, антрополог, язучы
Җефет Лив Рокфеллер[d], Жаклин Бир[d][1] һәм Yvonne Dedekam-Simonsen[d]
Балалар Thor Heyerdahl[d][2] һәм Bjorn Heyerdahl[d][2]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]

 Тур Хейердал Викиҗыентыкта

Осло университетында укыган (1933—37). Һеердалның беренче сәяхәте Полинезиядәге Фату-Һива утравына (Маркиз утраулары) булган (1937-38). "Кон-Тики" салында экипаж белән бергә Перудан Полинезиягә кадәр Тын океанны йөзеп чыккан (1947). Бу сәяхәт аны бөтен дөньяга мәшһүр иткән. 1969—70 елларда "Ра" папирыс каегында Африкадан Төньяк Америкадагы утрауларга кадәр барган. 1977—78 елларда камыштан ясалган "Тигрис" каегында Әл-Курна (Гыйрак) — Һинд елгасының тамагы — Җибути маршруты буенча йөзгән. Пасха, Галапагос һәм Канар утрауларында археологик казу эшләре алып барган. Викинглар хакындагы чыганакларны тәдкыйк итү максатында 2001 елда Азак диңгезе буенда археологик экспедиция оештырган. Күп фәнни-популяр әсәрләр авторы. Әсәрләре: "Кон-Тики"дә сәяхәт (1949), "Аку-Аку" (1957), "Ра" (1970), "Фату-Һива" (1975) һ.б.

2002 елда баш мие шешеннән вафат булган.

  1. Norsk biografisk leksikonKunnskapsforlaget. — ISSN 2464-1502
  2. 2,0 2,1 Lundy D. R. The Peerage
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Pas L. v. Genealogics — 2003.