Туктар (Ишембай районы)

Ишембай районы торак пункты (Башкортстан, Россия)

Туктар (баш. Туҡтар, рус. Тохтары) ― Башкортстанның Ишембай районында урнашкан торак пункт, хутор. Административ үзәге Верхотор булган Верхотор авыл советы авыл җирлегенә карый. 1979 елда бетерелгән. 2009 елда янәдән тергезелгән.
Почта индексы — 453228. ОКАТО коды — 80231825001.
Координатлары 53.155761, 56.412053. [1]

Туктар
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Верхоторский сельсовет[d]
Почта индексы 453228
Карта

Географик урыны

үзгәртү

Урал тау итәгендә, Ишембай һәм Салаваттан көньяк-көнчыгышка таба Өскәнеш елгасында урманлы урында урнашкан.

Ара[2]

1979 елда Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының 1979 елның 29 сентябрендәге 6-2/312 номерлы «Башкортстан АССР административ-территориаль бүленеше буенча исәп мәгълүматларыннан кайбер торак пунктларны төшереп калдыру турында» указы нигезендә юкка чыгарылган. Авыл халкының күпчелеге, Нөгеш ГЭСы[d] төзелешенә бәйле, Нөгеш авылына күченгән.

2009 елда Ишембай районы муниципаль районы советының 2009 елның 9 июнендәге 12/145 номерлы «Верхотор авыл советы авыл җирлеге территориясендә яңа төзелгән торак пунктның статусын һәм атамасын билгеләү турында» карары белән яңадан оештырылган. [3] Административ үзәге Верхотор[d] булган Верхотор авыл советы[d] авыл җирлегенә карый.

Хуторда 2022 елның 22 декабренә кадәр бер кеше яшәгән. [4]. Җәй айларында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр яшәп ала.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Хутор Тохтары — карта, координаты. yandex.ru
  2. Административно-территориальное устройство Республики Башкортостан: Справочник / Сост. Р. Ф. Хабиров. — Уфа: Белая Река, 2007. — 416 с. — 10 000 экз. — ISBN 978-5-87691-038-7.
  3. Материалы заседания Совета от 9 июня 2009 г 2016 елның 9 март көнендә архивланган.
  4. Отшельник из деревни Тохтары. ВКонтакте

Сылтамалар

үзгәртү