Тугыз держава арасындагы килешү

Тугыз держава килешүе (ингл. Nine-Power Treaty, яп. 九カ国条約 Кю: какоку дзё: яку) — 1921-1922 елларда Вашингтон конференциясе вакытында имзаланган килешүләрнең берсе. «Тугыз держава арасындагы килешү» Вашингтон конференциясендә катнашкан илләрне Кытайның мөстәкыйльлеген, бәйсезлеген һәм территориаль кагылгысызлыгын ихтирам итәргә чакырудан гыйбарәт була.

Тугыз держава арасындагы килешү
Нигезләнү датасы 1922
Барлыкка килгән урыны Вашингтон, Колумбия округы
Вакыт мизгеле 6 февраль 1922
Катнашучы(лар) Бельгия, Кытай Республикасы[d], Франция, Британия империясе, Япон империясе, Италия корольлеге[d], Нидерланд, Португалия һәм Америка Кушма Штатлары
 Тугыз держава арасындагы килешү Викиҗыентыкта

Килешү бөтен милләтләрне Кытай территориясендә сәүдә оештыруда һәм аның промышленностен үстерүдә "ачык ишекләр" һәм "тигез мөмкинлекләр" принципларына таянып эшләргә мәҗбүр иткән. Бу исә алдынгы капиталистик илләрнең Кытайны "йогынты сфераларына” бүлгәләү сәясәтеннән формаль рәвештә баш тартулары була. Ләкин ул империалистик державаларның бу ил белән тигезсез хокуклы килешүләр системасын инкарь итми. АКШ Япониянең Шаньдун ярымутравыннан баш тартуын һәм аны Кытайга кайтарып бирүен таләп итә, бу Версаль солыхының кабат үзгәртелүен аңлаткан.

Чыганаклар үзгәртү

  • Головин, Н.; Бубнов, А. Тихоокеанская проблема в XX столетии. Гл.XII: Вашингтонская конференция // Алексей Вандам, Николай Головин, Александр Бубнов. Неуслышанные пророки грядущих войн = The Problem of the Pacific in the Twentieth Century (1922). — М.: АСТ, Астрель, 2004. — 368 с. — (Великие противостояния). — 5100 экз. — ISBN 5-17-025223-4.
  • Вашингтонская конференция 1921—22 / В. Л. Мальков // Большой Кавказ — Великий канал. — М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 675—676. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
  • Туз А. Всемирный потоп. Великая война и переустройство мирового порядка, 1916—1931 годы. — М.: Издательство Института Гайдара, 2017. — 640 с. ISBN 978-5-93255-503-3
  • Мир в первой половине XX века. 1918—1945. Материалы к курсу "Новейшая история" /О. С. Сороко-Цюпа, В. П. Смирнов, В. С. Посконин, А. И. Строганов; Под ред. О. С. Сороко- Цюпы.—М.: Просвещение, 1994.—128 с.
  • Сорока-Цюпа О. С. Һ. б. XX гасырның беренче яртысында дөнья. 1918—1945. "Иң яңа тарих" курсына материаллар. /Русчадан Р. Р. Мәһдиев тәрҗ.—Казан: Мәгариф, 1996.—128 б. ISBN 5-7761-0306