Вашингтон конференциясе (1921—1922)

Вашингтон конференциясе 1921-1922 — диңгез коралларын чикләү һәм Ерак Көнчыгыш һәм Тын океан бассейны проблемалары турында халыкара конференция. Вашингтон килешүләре 1919—1920 елларда җиңүче һәм сугышта җиңелгән илләр арасында расланган тынычлык турындагы килешүләргә өстәмә була.

Вашингтон конференциясе
Сурәт
Башлану вакыты 12 ноябрь 1921[1]
Тәмамла(н)у вакыты 6 февраль 1922[1]
 Вашингтон конференциясе Викиҗыентыкта
Килешүләргә кул кую

Тарихы үзгәртү

Беренче бөтендөнья сугышы елларында хәрби вакыйгаларда катнашмаган дип әйтерлек Япония Тын океанда һәм Ерак Көнчыгышта үзенең позицияләрен ныгытыа. Аерым алганда, ул Кытай белән аны кабалага төшерү һәм шушы ил базарында үзенең элеккеге конкурентлары булган АКШ белән Англияне кысрыклап чыгару өчен байтак кына икътисади өстенлекләр бирә торган килешүләр төзи. Париждагы тынычлык конференциясендә Япония Шаньдун ярымутравына һәм Германиянең Тын океандагы кайбер утрау колонияләренә булган "хокукларының" официаль төстә танылуына ирешә. АКШ һәм Кытай моны хупламыйлар. АКШның идарә итүче даирәләре Париж тынычлык конференциясенең Ерак Көнчыгыш буенча карарларын кабат тикшерергә карар кылдылар һәм хәрби диңгез кораллары мәсьәләсе буенча фикер алышулар үткәрергә булалар.

Конференция 1921 —1922 елларда Вашингтонда үткәрелә. Аның эшендә АКШтан тыш Англия, Япония, Франция, Италия, Бельгия, Португалия, Голландия һәм шулай ук Кытай катнаша. Тын океан буенда урнашкан эре илләрнең берсе булса да, Советлар Россиясе конференциягә чакырылмый. Вашингтон конференциясендә төп рольне Америка делегациясе уйный. Конференциядә өч төп килешүгә кул куела. Вашингтон килешүләре Тын океан регионында көчләрнең АКШ файдасына үзгәрүен күрсәтә. Әмма Япония көчле позицияләрен саклап кала һәм үз лидерлыгын югалтуы белән һич тә килешергә теләми. Бу районда яңа каршылыклар төенләнә башлый.

Төп килешүләр үзгәртү

«Дүрт держава арасында килешү» (Англия, АКШ, Франция, Япония) килешүгә кул куйган илләрнең Тын океан бассейны утрауларындагы биләмәләренең кагылгысызлыгын гарантияли.

«Биш держава арасында килешү» (Англия, АКШ, Франция, Япония һәм Италия) буенча авырлыгы 35 мең тоннадан арткан хәрби кораблар төзү тыела һәм ул бу илләрнең хәрби диңгез флотлары арасында пропорцияләрне (линкорлар классында) 5:5:3:1, 75:1,75 нисбәтендә билгели.

«Тугыз держава арасындагы килешү» Вашингтон конференциясендә катнашкан илләрне Кытайның мөстәкыйльлеген, бәйсезлеген һәм территориаль кагылгысызлыгын ихтирам итәргә чакыра. Килешү бөтен милләтләрне Кытай территориясендә сәүдә оештыруда һәм аның промышленностен үстерүдә "ачык ишекләр" һәм "тигез мөмкинлекләр" принципларына таянып эшләргә мәҗбүр итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Головин, Н.; Бубнов, А. Тихоокеанская проблема в XX столетии. Гл.XII: Вашингтонская конференция // Алексей Вандам, Николай Головин, Александр Бубнов. Неуслышанные пророки грядущих войн = The Problem of the Pacific in the Twentieth Century (1922). — М.: АСТ, Астрель, 2004. — 368 с. — (Великие противостояния). — 5100 экз. — ISBN 5-17-025223-4.
  • Вашингтонская конференция 1921—22 / В. Л. Мальков // Большой Кавказ — Великий канал. — М. : Большая российская энциклопедия, 2006. — С. 675—676. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
  • Туз А. Всемирный потоп. Великая война и переустройство мирового порядка, 1916—1931 годы. — М.: Издательство Института Гайдара, 2017. — 640 с. ISBN 978-5-93255-503-3
  • Мир в первой половине XX века. 1918—1945. Материалы к курсу "Новейшая история" /О. С. Сороко-Цюпа, В. П. Смирнов, В. С. Посконин, А. И. Строганов; Под ред. О. С. Сороко- Цюпы.—М.: Просвещение, 1994.—128 с.
  • Сорока-Цюпа О. С. Һ. б. XX гасырның беренче яртысында дөнья. 1918—1945. "Иң яңа тарих" курсына материаллар. /Русчадан Р. Р. Мәһдиев тәрҗ.—Казан: Мәгариф, 1996.—128 б. ISBN 5-7761-0306