Япо́н импе́риясе (Япо́нская импе́рия) |大日本帝國|Дай Ниппон Тейкоку|Бөек Япо́н импе́риясе}} —

Бөек Япон империясе
яп. 大日本帝國


Байрак

Тарихы үзгәртү

Мейджи инкыйлабы үзгәртү

  Төп мәкалә: Мэйдзи инкыйлабы

1603 елдан Япония Токугава нәселеннән сегуннар хакимият астында булган Алар сакоку (чит кешесеннән ябык ил) сәясәтен алып барганнар.

Мейджи чоры үзгәртү

  Төп мәкалә: Мейджи чоры
 
Мейджи императоры

Мейджи чоры (яп. 明治時代 мейджи джидай)

Кенәзлек системасын бетерү үзгәртү

Японияне модернизацияләү үзгәртү

Рюкюны кушырга үзгәртү

  Төп мәкалә: Рюкюн кушырга

Беренче япон-кытай сугышы үзгәртү

Беренче япон-кытай сугышы (кыт. 甲午战争 jiǎwǔ zhànzhēng; яп. 日清戦争 nisshin sensō) — 1894-1895 елларда Япониянең манджур Цин империясенә каршы алып барылган сугыш. Низаг максаты — Япониянең Корея белән идарә итү һәм Манджурия белән Кытайга чыгу.

Географик яктан Япониягә якын урнашкан Корея җирләре инде күптән ил өчен куркыныч тудырган. Башта регионда инкыйлаб үткәреп, аны үз контроле астына алырга теләгән японнар уңышка ирешә. Регионнан кытай гаскәрләре куыла башлый һәм хәрби чаралар башлана.

1894 елның 17 сентябрендә япон гаскәрләре көрәштә җиңәләр, сугыш Кытай җирләренә күчә. 1895 елның 17 апрелендә Япония Цин өчен тынычлык килешүчәрен тәкъдим итә, җиңелүче як аны имзалый. Корея Кытайдан бәйсез ил булып санала башлый, Пенху һәм Тайвань Япония җирләре булып санала башлый.

Рус-япон сугышы үзгәртү

  Төп мәкалә: Рус-япон сугышы
 
Порт-Артурны саклау

1902 елның 30 гыйнварында Япониянең мәнфәгатьләрен Кытайда тану турында Япон империясе Бөек Британия белән килешүгә кул куйган.

Рус-япон сугышы (яп. 日露戦争 ничи-ро сенсо: 27 гыйнвар (9 февраль) 190423 август (5 сентябрь) 1905) — Россия һәм Япония империяләре арасындагы Манҗурия һәм Корея өстендә контроль тоту өчен сугыш. Сугыш сәбәпләре: Николай II һөҗүмчән сәясәте буенча Россия Көнчыгыш Азиядә өстенлек итәргә тиеш. Шушы төбәктә Россиянең баш көндәше - Япония.

Япония 1894-1895 елны сугышы нәтиҗәсендә Кытайны җиңә. Солых буенча Ляодун ярымутравы Япониягә китә.

Ләкин 1898 елда Россия, Франция һәм Алмания Японияне Ляодун ярымутравын Россиягә арендага тапшырырга мәҗбүр итәләр. Россия шуның өчен 400 млн көмеш сум түләгән.

1903 елда Кореяның урман килешүләре һәм Россия Манҗүрияне басып алганы сәбәпле кискен бәхәс яңадан башланган.

Сугыш барышы:

 
Япония гаскәре Порт-Артур кирмәненә һөҗүм итә

Япония 1904 елның 27 гыйнварында сугышны игълан итмичә кинәт Россия эскадрасына Порт-Артур тышкы рейдында һөҗүм иткән.

Февраль аенда Япония гаскәрләре Кореягә төшеп чыгалар.

Май аенда Япония гаскәрләре Квантун ярымутравына төшеп чыгалар, Россия һәм Порт-Артур тимер юл элемтәсен кисәләр.

1904 елның августы - декабре - Порт-Артур камалышы.

1904 елның 15 октябрендә — Россия-Япония сугышы барышында Балтыйк флоты Ревельдан чыга.

1904 елның 20 девабрендә Россия гаскәрләре Порт-Артурда чигенәләр һәм китәләр.

1905 елның февралендә Мукден сугышында Россия гаскәре җиңелә.

1905 елның 14-15 маенда Цусима сугышында Россия эскадрасы тар-мар ителә.

1905 елның 23 августы (5 сентябрендә Россия-Япония сугышы тәмамлана.

Сугыш нәтиҗәләре: 1905 елның 23 августында Портсмут солых килешүе имзалана. Килешү буенча Россия Көньяк Сәхәлин, Ляодун ярымутравын һәм Көньяк Манҗүрия тимер юлын югалткан.

Россия империясе сугышта хурлыклы рәвештә җиңелгәннән соң Беренче Россия Инкыйлабы башлана.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү


Калып:Япон императорлары Калып:Япон империясенең административ-территориаль бүленеше