Троицк педагогика көллияте

Троицкида (Чиләбе өлкәсе) урта һөнәри уку йорты, Россия

Троицк педагогика көллияте (рус. Троицкий педагогический колледж) ― Россия Федерациясенең Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә урнашкан урта һөнәри белем бирүче дәүләт мәгариф оешмасы.

Троицк педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Дарелмөгаллимат (1910–1920)
Троицк татар-башкорт педагогика техникумы
Рус мәктәпкәчә педагогика училищесы
Нигезләү елы 1910
Тип педагогика
Урын Россия байрагы РФ, Чиләбе өлкәсе, Троицк
Адрес 457100, Троицк, Гагарин ур., 19
Сайт http://tpcollege.ru
Троицк педагогика көллияте урнашкан бина

Тарих үзгәртү

Дарелмөгаллимат үзгәртү

 
Дарелмөгаллимат урнашкан бина. Хәзерге күренеш

1910―1912 елларда сәүдәгәр Шәриф Яушевның[d] хатыны Гайния Яушева һәм аның улы Латыйф Яушев[d] Ырынбур губернасы Троицк шәһәрендә биш сыйныфлы хатын-кызлар мөселман училищесын оештыралар. 1915 елда губерна хакимияте аның уставын рәсми рәвештә раслый[1].

«Дарелмөгаллимат»[2] дип аталган әлеге училище ― педагогик сыйныфлы тулы хатын-кызлар гимназиясенең аналогы һәм Россия тарихында мөселман мәктәпләре өчен дипломы булган укытучылар әзерләүгә хөкүмәтнең рәсми рөхсәтен алган беренче уку йорты[1].

Семинария белән танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубый җитәкчелек итә. Укытучылар арасында Әхмәтхаҗи Рахманкулов, шулай ук Төркия һәм Германия университетларын тәмамлаучылар булган[1].

1916 елда училищеда «Мөселман биш сыйныфлы хатын-кызлар училищесында рус телен укыту программасы» басылып чыга, аның буенча Россиянең башка шәһәрләрендә күп кенә уку йортлары эшли башлый[1].

Татар-башкорт педагогика техникумы үзгәртү

Ватандашлар сугышыннан соң Дарелмөгаллимат базасында Көньяк Уралдагы беренче урта махсус уку йортларының берсе ― Луначарский исемендәге Троицк татар педагогика техникумы оештырыла[1]. Техникум татар һәм башкорт милли мәктәпләре укытучыларын әзерләү белән шөгыльләнә.

Соңрак техникум ир-егетләр гимназиясенең элеккеге бинасына күчерелә. Шул ук бинада Татар-башкорт совет-партия мәктәбе дә урнаша, аның тыңлаучылары белән техникум укытучылары дәресләр алып барган. Элекке бинада 7 еллык татар мәктәбе урнаша, аның белән «Дарелмөгаллимат»ны тәмамлаган С. Газизова җитәкчелек итә.

Рус мәктәпкәчә педагогика училищесы үзгәртү

Татар-башкорт техникумы каршында рус телле курслар булдырыла, әлеге курслар 1932 елда Татар-башкорт техникумы белән бер бинада урнашкан Рус педагогика техникумы итеп үзгәртелә. 1935 елда рус техникумы базасында балалар бакчалары өчен белгечләр әзерләүче Рус мәктәпкәчә педагогика училищесы ачыла.

1940 елда, урта махсус уку йортлары укучыларына стипендияләр бирү туктатылганнан соң, татар-башкорт техникумында укучылар саны кискен кими. Бөек Ватан сугышы башлану белән татар-башкорт техникумы эшчәнлеге туктатыла, аның милке Рус мәктәпкәчә педагогика училищесы карамагына күчә.

1998 елдан училище педагогика көллияте статусын ала.

Көллият бүген үзгәртү

Училищены тәмамлаучылар Троицк балалар бакчаларында гына түгел, башка шәһәрләрдә дә эшлиләр.

Көллияттә 12 ел дәвамында өзлексез педагогик белем бирү системасы барлыкка килә һәм эшли: 3,5 – 4 ел эчендә аның чыгарылыш укучылары Магнитогорск университетында[d] алга таба белем ала. Көллиятнең укытучылар коллективында 63 педагог, аларның күбесе беренче һәм югары категорияләргә аттестацияләнгән, дүрт педагогика фәннәре кандидаты эшли, ике укытучы диссертация яклауга әзерләнә.

50дән артык укытучы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары, «РФ урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре», «Халык мәгарифе отличнигы» билгеләре, Чиләбе өлкәсенең Закон чыгару җыелышы һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы грамоталары, шулай ук «Гуманизм һәм педагогик осталык өчен» корпоратив премиясе белән бүләкләнгән.

Педагогика көллиятендә күпсанлы төрле спорт секцияләре, түгәрәкләр, иҗади үзәкләр эшли.

Белгечлекләр үзгәртү

  • Мәктәпкәчә белем бирү
  • Махсус мәктәпкәчә белем бирү
  • Башлангыч сыйныфларда укыту
  • Башлангыч белем бирүдә коррекцион педагогика

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Троицкий городской округ: энциклопедия [ред.-изд. совет: В. А. Щёкотов (пред.) и др.]. — Челябинск: Каменный пояс, 2013, сс. 210—211
  2. Дарелмөгаллимат ― хатын-кызлардан укытучылар хәзерли торган уку йорты.
    Дарелмөгаллимин ― ирләрдән укытучылар хәзерли торган уку йорты

Сылтамалар үзгәртү