Томас Джефферсон
Томас Джефферсон (ингл. Thomas Jefferson; 1743 елның 13 апреле, Британия империясе, Виргиния колониясе — 1826 елның 4 июле, АКШ, Виргиния штаты) — АКШ сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, күренекле акыл иясе, демократ, АКШ дәүләтенә нигез салучыларның берсе, 3-нче АКШ президенты (1801—1809).
Томас Джефферсон | |
---|---|
3-нче АКШ президенты | |
Вазыйфада 1801 ел – 1809 ел | |
Аңа кадәр | Джон Адамс |
Дәвамчысы | Джеймс Мэдисон |
АКШ вице-президенты | |
Вазыйфада 1797 ел – 1801 ел | |
Аңа кадәр | Джон Адамс |
Дәвамчысы | Аарон Бёрр |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 13 апрель 1743 Британия империясе, Виргиния колониясе, Шэдуэлл |
Үлгән | 4 июль 1826 (83 яшь) АКШ, Виргиния штаты, Шарлоттсвил |
Сәяси фирка | ДРФ (АКШ) |
Җефет | Марта Джефферсон[d][1] |
Әни | Джейн Рэндольф Джефферсон[d][1] |
Әти | Питер Джефферсон[d][1] |
Белем | Вилһелм һәм Мария көллияте |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1743 елның 13 апрелендә Британия империясе Виргиния колониясендә күп балалы плантатор гаиләсендә туган. 1752 елдан шотландияле рухани Уильям Дугласның башлангыч мәктәбендә, 1758—1760 елларда Гордонсвиллда урнашкан рухани Джеймс Мори мәктәбендә, 1760—1762 елларда Уильямсбургта урнашкан Вилһелм һәм Мария көллиятенең фәлсәфә бүлегендә укый. Латин, борынгы грек, француз телләрен өйрәнә.
1762—1767 елларда билгеле адвокат Джордж Вит (Уайт) янында хокук, юриспруденция фәннәрен өйрәнә, ораторлык серләренә төшенә. 1767 елдан мөстәкыйль рәвештә адвокат эшчәнлеген башлый: 1767 елда 68 эшне карауда катнашса, 1769 елда 200 эшне карауда катнаша.
Адвокат эшчәнлеге белән бергә сәясәттә дә катнаша башлый.
1769 елда Виргиния канун чыгару җыелышы депутаты итеп сайлана.
1776 елда «АКШ бәйсезлеге турында декларация»не әзерләүче комиссияне җитәкли. Декларация 1776 елның 4 июлендә [2] АКШ конгрессы тарафыннан кабул ителә.
1776—1779 елларда Виргиния штаты делегатлар пулатына сайлана. 3 ел эчендә штат өчен 130 канун проекты эшли, шулар исәбендә Дин иреге турында билль, Виргиниягә яңа коллар китертмәү турында канун һ. б.
1779—1781 елларда Виргиния губернаторы. Штат башкаласын Ричмондка күчерә. Дини белем бирелми торган Виргиния университетын оештыра. 1781 елның июнендә Британия гаскәриләре тарафыннан әсирлеккә алына, әсирлектән качкач, губернатор вазифасыннан баш тарта.
1785—1789 елларда АКШ-ның Франциядәге илчесе.
1789—1793 елларда Джордж Вашингтон кабинетында АКШ-ның (беренче) дәүләт сәркатибе. Штатларга киң мөстәкыйльлек бирү яклы сәясәтче буларак, федерализмга каршы чыга. АКШ-ның Демократик-республика фиркасен төзи. 1793 елда Дж. Вашингтонга карата оппозициягә күчә, Виргиниягә үз утарына кайтып китә.
1796 елгы АКШ президентын сайлауларда федераллар фиркасе вәкиле Джон Адамска җиңелә, ләкин сайлаучылар биргән тавышлар аны илнең вице-президенты итеп сайларга мөмкинлек бирә.
1800 елгы АКШ президентын сайлауларда җиңә. Президент булган чорда (1801—1809) бер тапкыр да вето хокукыннан файдаланмый. Салымнарны, АКШ коры җир гаскәре һәм флотының чыгымнарын киметә. Казыйларның җаваплылыгын һәм бәйсезлеген арттыруга ирешә.
1804 елгы сайлауларда, федераллар фиркасе вәкиле Чарльз Пинкнины 162:16 тавыш белән җиңеп, икенче мөддәткә президент итеп сайлана. АКШ территориясенә яңа коллар китермәү турында билльгә кул куя. 1804 елның мартында Франциядән 15 млрд долларга Луизиана җирләрен сатып алу турында килешү көченә керә. 1805 елның апрелендә Урта диңгезгә, Триполи портын камарга җибәрелгән АКШ хәрби флоты беренче мәртәбә илдән ерак җирләрдә дә сугыш хәрәкәтләре алып барырга сәләтле икәнен күрсәтә.
Өченче мөддәткә президент итеп сайлану тәкъдимен катгый кире кага. Виргиния штатында мәгарифне тамырдан үзгәртеп кору программасын эшли. Виргиния университетын оештыру комиссиясен җитәкли, уку биналарын төзү белән дә үзе җитәкчелек итә, барлык факультетлар өчен уку планнары төзи, профессорлар туплау белән шөгыльләнә.
1826 елның 4 июлендә вафат була. Үзе төзеткән Монтичелло утарында[3] җирләнә.
Гаиләсе
үзгәртү1772 елда тол хатын Марта Скелтонга (?—1782) өйләнгән. 6 баласы туган.
Хәтер
үзгәртү- Исеме АКШ-та күп округларга бирелгән.
- Портреты 2 долларлык банкнотта һәм 5 центлык акчада сурәтләнгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Kindred Britain
- ↑ 4 июль — АКШ-та Бәйсезлек көне буларак бәйрәм ителә
- ↑ 1987 елдан ЮНЕСКО-ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән
Әдәбият
үзгәртү- Ф. Н. Баһаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8
Сылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүЭлгәре: Джон Адамс |
АКШ президенты 1801–1809 |
Аннары: Джеймс Мэдисон |