Тихомирновлар
Тихомирновлар (рус. Тихомирновы) — Казан сәүдәгәрләре, Казанның нәселдән күчүче шәрәфле ватандашлары, «М.М. Тихомирнова уллары белән Казанда» Сәүдә йорты хуҗалары. Бөтендөнья күргәзмәләренең көмеш (Париж, 1878) һәм алтын (Чикаго, 1893) медальләре ияләре (чыпта; юкә кайрысыннан эшләнмәләр өчен). Казанның үзәгендә, элекке Георгий (Свердлов, хәзерге Петербург) урамындагы ике катлы үз йортларында яшәгәннәр. Октябрь инкыйлабыннан соң да (инкыйлаб хәрәкәтендә актив катнашучы Виктор Тихомирновка бәйле рәвештә) Тихомирновларга йортның икенче катындагы иң зур фатир калдырылган.
Династия
үзгәртүОсип Терентий улы (1797-1864), сәүдәгәрләр династиясенә нигез салучы, вак сәүдә белән шөгыльләнгән. Уллары:
- Иван Осип улы (1836-1901), Казан шәһәр думасы гласные (1870-1890), Казан сәүдәгәрләренең үзара кредит бирү җәмгыяте идарәсе әгъзасы.
- Тимофей Осип улы (1840-1899?), «Тихомирнов Т.О. уллары белән» Сәүдә йорты хуҗасы, Беренче шәһәр училищесы попечителе, Казан шәһәр думасы гласные.
- Александр Осип улы (1850-1901), сәүдәгәр, «Тихомирнов А.О. уллары белән» Сәүдә йорты һәм скипидар заводы хуҗасы, Георгий чиркәве каршындагы чиркәү-приход мәктәбе иганәчеләр шурасы рәисе. Балалары:
- Зинаида Александр кызы (1879-1972), инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы, Шамов хастаханәсендә шәфкать туташы. Гаиләсе һәм балалары булмаган.
- Сергей Александр улы
- Николай Александр улы
- Виктор Николай улы
- Владимир Виктор улы, авиаинженер (Жуковский, Мәскәү өлкәсе)
- Виктор Николай улы
- Виктор Александр улы (1889-1919), инкыйлабчы, мөхәррир. Кызы:
- Герман Александр улы (1899-?), В. Молотовның референты, КПСС ҮК марксизм-ленинизм институты хезмәткәре. Улы:
- Роберт Герман улы, юрист. Улы:
- Валерий Роберт улы
- Роберт Герман улы, юрист. Улы:
- Ольга Александр кызы (Изосимова), Казан медицина институты (КДМИ) доценты. Ире Всеволод Владимир улы Изосимов — КДМИ профессоры. Кызлары:
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Большая советская энциклопедия. В 30-и т. М.: Советская энциклопедия, 1969-1978.
Әдәбият
үзгәртү- Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
Сылтамалар
үзгәртү- Лебедев Андрей. Тихомирновы: от Казани до Америки. «Республика Татарстан», 11.04.2017 2017 елның 9 июль көнендә архивланган.