Тимур Сираҗетдинов
Тимур Сираҗетдинов, Тимур Гали улы Сираҗетдинов (1969 елның 20 гыйнвары, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград — 2000 елның 10 марты, РФ, Чечня, Рус-Мартан районы, Гой-Чу) — РФ юстиция министрлыгы эчке хезмәт капитаны, РФ Минюсты ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты, Икенче чечен сугышында катнашучы, РФ Каһарманы (2000, вафатыннан соң).
Тимур Сираҗетдинов | |
---|---|
Туу датасы | 20 гыйнвар 1969 |
Туу урыны | СССР, РСФСР, Ленинград |
Үлем датасы | 10 март 2000 (31 яшь) |
Үлем урыны | РФ, Чечня, Урус-Мартан районы, Гой-Чу |
Иялек | СССР→ РФ |
Дәрәҗә | эчке хезмәт капитаны |
Җитәкчелек иткән | РФ ЮМ ГУИН Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең укыту бүлекчәсе инструктор-методисты |
Бүләкләр һәм премияләр |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Хәрби хезмәттә төшкән фоторәсемнәре. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1969 елның 20 гыйнварында Ленинград шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе Гали Сәгади улы, әнисе Галина Якуп кызы. Сеңлесе Диана. Кечкенәдән спорт белән дус булган, гаиләсе белән походларга йөрергә яраткан, автомобиль модельләре ясау белән мавыкккан. Ленинградның Выборг районы 534нче урта мәктәбен (1986), М. В. Фрунзе исемендәге Ленинград тимер юл гаскәрләре һәм хәрби элемтәләр югары хәрби укуханәсен (1990), читтән торып РФ ЭЭМ академиясен тәмамлаган.
1986-1990 елларда хәрби хезмәттә була.
1990-1993 елларда, хәрби хезмәттән китеп, Ленинградта кече предприятиеләр берлегендә инженер булып эшли.
1993 елда хәрби хезмәткә кире кайта, РФ Минюстының җәзаларны үтәтү баш идарәсе (рус. ГУИН, ФСИН) Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча бүлегенең махсус бурычлы отрядына (1995 елдан «Тайфун»[1]) урнаша. «Тайфун» составында 6 тапкыр Чечня белән Дагыстанга командировкага җибәрелә, шунда хәрби хәрәкәтләр вакытында яралана, тәненә 66 кыйпылчык ала.
1999 елның август-сентябрендә Дагыстан авыллларыннан кораллы фетнәчеләрне кысып чыгаруда катнаша. Ике «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
2000 елның мартында Руслан Гелаев (en) җитәкчелегендәге мең ярым кораллы фетнәче урнашкан Гой-Чу авылын уратып алуда катнаша. 10 мартта сугыш барганда утсибәр пулялары белән каты яралана һәм күп кан югалтудан вафат була. Санкт-Петербургның Серафим зиратында Дан аллеясында дәфен ителгән.
РФ Президентының 2000 елның 29 августындагы № 1597 указы белән РФ Каһарманы исеме бирелә.
Хәтер
үзгәртү2005 елда Санкт-Петербургның Выборг районындагы үзе тәмамлаган 534нче урта мәктәпкә исеме бирелгән[2].
534нче урта мәктәп урнашкан Раздельная урамын Тимур Сираҗетдинов урамы итеп үзгәртүгә Санкт-Петербург хөкүмәте һәм топонимик комисиясе («исем-фамилиясе әйтү өчен авыр» дигән сылтау белән) ризалык бирмәгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1996, 1999 — Батырлык ордены (РФ)
- 1996 — 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- 2000 — РФ Каһарманы
Сылтамалар
үзгәртү- Сиразетдинов Тимур Галиевич. «Ватан каһарманнары» патриотик интернет-порталы(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Санкт-Петербургская общественная организация «Тайфун»(рус.)
- ↑ Школа № 534. История школы. Страница памяти 2019 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.(рус.)