Тереза Камалова
Тереза Камалова (Тереза Камил кызы Камалова) – эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты, «Мама» халыкара хәйриячелек берлеге әгъзасы. Казан мэры (1995-2005) Камил Исхаков кызы. «Казан Нуры» мәчете имамы Шамил Исхаков оныгы.
Тереза Камалова | |
---|---|
Туган телдә исем | Тереза Камил кызы Камалова (Исхакова) |
Туган | 30 сентябрь 1970 (54 яшь) Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | укытучы, хәйрияче |
Балалар | кызы Карина (1993) |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1970 елның 30 сентябренда Казанда туган. Казанның 121- санлы урта мәктәбен (1986), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1993) тәмамлаган. «Россия эшлекле яшьләре» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнаша. 15 яшендә чукрак-телсез балалар йортында җыештыручы булып, 17 яшендә «Кызыл Хач» җәмгыятендә волонтёр булып эшли. Кызы Карина American University in Dubai студенты.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1997-2006 «Белла-Карина» балалар мода театры оештыра.
- 2003-2005 «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», 2004 елдан «Домашний» телеканалында «Время добра» тапшыруы алып баручысы.
- 2006 Россия хәйриячеләре ассоциациясе президенты.
- 2006 Амур өлкәсе губернаторы киңәшчесе.
Эшмәкәрлек
үзгәртү- «Маэстро» кафесы (2000).
- «Принцесса» кофейнясы (2001).
- «LADY BOSS» гүзәллек йорты (2002).
- «Белен йорты» кафесы.
- «НТПН» корпорациясе ААҖ дә (Ханты-Манси АО) өлеше бар.
Иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 1998-2006 ТР ятим балалары һәм инвалид балалары өчен ел саен үткәрелүче хәйрия чараларында катнаша. Дербышка бистәсендәге балалар йортына, инвалид балалар шәһәр үзәкләренә, Казанның 1-, 2- санлы балалар йортына, «Гаврош» приютына, «Здравушка» реабилитация үзәгенә ярдәм күрсәтә.[1]
- 2005 елдан «Йөрәктән-йөрәккә» хәйриячелек фонды президенты.
- «Дин энҗесе» мөселман йорты (Казан) оештыра.[2]
- «Мәктүб К» халыкара ислам үзәге ААҖ (Казан) (2010) оештыра.
- Түгәрәк өстәлләр, бәхәс клублары, хәйрия марафоннары үткәрүне оештыра.
- 2006 елда Россия Дәүләт думасына сайлауларда Амур өлкәсеннән «Бердәм Россия» фиркасе исемлегенә кертелә, ләкин төшеп кала.[3]
- Лаеш районы Шуран авылында мәчет салдыра (2012).[4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- «Кырым дулкыннары» халыкара ачык конкурс-фестивале дипломы.
- «Кеше-Алтын Йөрәк» республика конкурсы (Казан) лауреаты (2002, 2004).
- «Мама» халыкара хәйриячелек ассоциациясе алтын медале (2006).
- «Рухи бергәлек» өчен медале (Россия мөфтиләр шурасы) (2006).[5]
- Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Алексий II «Владимир Изге Анасы» иконасы белән бүләкләгән (2006).
- «Версаль» конкурсы лауреаты («Елның иң зәвыклы хатын-кызы» номинациясендә).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
- Казан шәһәр хакимияте мактау кәгазьләре.
Сылтамалар
үзгәртү- «Время добра» сайты 2008 елның 16 март көнендә архивланган.
- «Классташларда» шәхси сайты
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Время добра» сайтында, archived from the original on 2008-03-16, retrieved 2015-02-24
- ↑ «Умма» порталы(үле сылтама)
- ↑ «Дебри» сайты
- ↑ Ислам һәм җәмгыять сайты, archived from the original on 2012-11-22, retrieved 2015-02-24
- ↑ Россия мөфтиләр шурасы сайтында(үле сылтама)