Шамил Габдулла улы Исхаковтатар дин әһеле, «Казан нуры» мәчете баш имамы.

Шамил Исхаков
Туган телдә исем Шамил Габдулла улы Исхаков
Туган 5 апрель 1924(1924-04-05)
Ябынчы авылы, Әтнә районы, Татарстан
Үлгән 6 февраль 2011(2011-02-06) (86 яшь)
Казан
Яшәгән урын Яңа Савин (Казан)[1]
Һөнәре дин әһеле
Балалар 4 баласы: улы Камил,
оныгы Тереза

Ул 1924 елның 5 апрелендә Татарстанның Ябынчы авылында дөньяга килә. Әтисе дә, бабасы да мулла булганнар. Шамил Исхаков ислам рухында тәрбия ала. Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхәмит Яруллин кебек танылган татар динчеләреннән дәресләр ала.

1997 елда Казанның Яңа Савин районында «Казан нуры» мәчете төзелешенә күп көчен куя. Гыйбадәтханә төзелгәч, Шамил хәзрәт аның имамы итеп билгеләнде[2].

Шамил Исхаков 4 бала тәрбияләгән. Аның улы — элекке Казан мэры Камил Исхаков.

Имам 2011 елның 6 февралендә Казанда вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу «Казан нуры» мәчетендә үтте. Шамил хәзрәт Казандагы Яңа татар бистәсе зиратында җирләнде[3].

Искәрмәләр үзгәртү