Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты

Мөхәммәд әл-Хәрәзми исемендәге Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты (2002 елга кадәр — Ташкәнт электротехник элемтә институты) — Үзбәкстандагы телекоммуникация һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр әзерләү үзәге. Илнең башка шәһәрләрендә дә университетның филиаллары бар: Фәрганә, Үргәнеч, Каршы, Сәмәрканд, Нөкестә.

Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты
Нигезләнү датасы 1955
Сурәт
Рәсми исем Ташкентский университет информационных технологий имени Мухаммада аль-Хоразмий
Кыскача исем ТЭИС һәм ТУИТ
Дәүләт  Үзбәкстан
Административ-территориаль берәмлек Ташкәнт
Рәсми веб-сайт tuit.uz
Карта
 Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты Викиҗыентыкта

Университет 1955 елда оеша. Совет чорында ул ССРБ элемтә министрлыгына буйсына, ССРБның алты көндезге элемтә институтының берсе һәм Үзәк Азия һәм Казакъстанда бердәнбер була[1]. 2017 елда Үзбәкстан Президенты указы белән университет Мөхәммәд әл-Хәрәзми исеме белән атала[2].

Совет чорында вузда өч көндезге факультет була — РРТ (Радиоэлемтә, радиотапшырулар һәм телевидение), МЭС (Күп каналлы электр элемтәсе), АЭС (Автоматик электр элемтәсе).

Тарих үзгәртү

  • 1955 ел — Ташкәнт электротехника элемтә институты (ТЭИС) оештырыла.
  • 1960 ел — электр элемтәсе инженерларының беренче буын чыгарылышы.
  • 1978 ел — Фрунзе (хәзер Бишкәк), Дүшәнбе, Алма-Ата һәм Фәрганә шәһәрләрендә ТЭИС факультетының читтән торып уку пунктлары оештырыла.
  • 1993 ел — институт каршында элемтә офицерларын әзерләү өчен махсус факультет булдырыла.
  • 1994 ел — институтта Телекоммуникацияләрнең Үзәк Азия уку-укыту үзәге оештырыла, ул Үзәк Азия Республикалары, шулай ук Монголия, Пакистан һәм Һиндстан элемтә тармакларының инженер-техник хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен оештырыла.
  • 1997 ел — институтта лицей-интернат үз эшчәнлеген башлап җибәрә.
  • 1999 ел — институт каршында академия лицее эшли башлый.
  • 2002 ел — Үзбәкстан Республикасы Президенты Указы белән ТЭИС Ташкәнт мәгълүмати технологияләр университеты (ТМТУ) дип үзгәртелә.
  • 2005 ел — ТМТУның Каршы, Нөкес, Сәмәрканд, Үргәнеч һәм Фәрганәдә төбәк филиаллары оештырыла.

Факультетлар үзгәртү

 
2005 елгы почта маркасында университет бинасы
  • ИКТ өлкәсендә һөнәри белем
  • ИКТ өлкәсендә икътисад һәм идарә итү
  • Мәгълүматлаштыру һәм китапханә фәне
  • Компьютер инженирингы
  • Программа инжениринг
  • Телевидение технологияләре
  • Телекоммуникацион технологлар
  • Почта элемтәсе технологияләре
  • Мәгълүмати куркынычсызлык
  • Махсус факультет

Филиаллар үзгәртү

Үзбәкстан Республикасы Президенты карары белән 2005 елда ТМТУың Каршы, Нөкес, Сәмәрканд, Үргәнеч һәм Фәрганәдә төбәк филиаллары оештырыла[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Связи институты // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  2. ТУИТ присвоено имя аль-Хорезми, Газета.uz (2017-03-15). 19 март 2017 тикшерелде.
  3. Ташкентский университет информационных технологий имени Мухаммада ал-Хоразмий. әлеге чыганактан 2018-04-15 архивланды. 2018-04-15 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү