Тау иле керәшен татарлары музее

РФ ТР Кайбыч районы Хуҗа Хәсән музее

[1][2]

Тау иле керәшен татарлары музее
Нигезләнү датасы 2020
Нигезләүче Вячеслав Данилов
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы җирлеге һәм Хуҗа Хәсән
Рәсми ачылу датасы 2 октябрь 2020
Адрес 422326, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы
Карта

Тау иле керәшен татарлары музее (рус. Музей крещеных татар Горной стороны) — Татарстанның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында урнашкан музей. Шәхси акчага төзелгән. Татарстанда тау ягы керәшеннәренең беренче музее[3].

Тарихы

үзгәртү

2020 елның 2 октябрендә Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында ачылган. Нигезләүче һәм төп иганәче — Хуҗа Хәсән авылында туган, хәзер Казанда яшәүче төбәк тарихчысы, Хуҗә Хәсән авылы тарихына багышланган китап (2018) авторы Вячеслав Данилов. Аңа финанс яктан улы Эмиль Вячеславович Данилов, Кайбыч районы җитәкчелеге булышкан.

  Тышкы рәсемнәр
  Музей ачылу тантанасыннан фотосурәтләр.

Музей ике катлы, кызыл-сары кирпечтән төзелгән махсус бинада ачылган.

Экспонатлар

үзгәртү

Музейда әлегә экспонатлар күп түгел: авыл тарихы, шәхесләр, Икенче дөнья сугышы тарихы һәм башка бүлекләр буенча экспонатлар урнаштырылган.

Музей ачу тантанасы

үзгәртү

Музей ачу тантанасында катнашкан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киләчәктә әлеге музей җирлегендә «Республиканың керәшен татарлары музее» ясарга тәкъдим иткән. Музей ачылышында шулай ук археолог, Татарстанның туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Бикбулатов, республика газета-журналлары мөхәррирләре катнашкан. Музей ачу тантанасында Хуҗа Хәсән авылында туып, Алабугада яшәүче үзешчән композитор Владимир Мироваев һәм аның кызы, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге «Алабуга нуры» (хәзер «Алабуга») җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү