Татарстан болгарлары

болгар халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме

Татарстан болгарлары (болгар, болгарлар, булгарлар) — үзләрен болгарлар дип санаучы халыкның бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Татарстан болгарлары
Үз аталышы

болгар, болгарлар

гомуми сан

484 (2010)

яшәү җире

Татарстан

Теле

татар теле

Дине

ислам, тәңречелек

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Кардәш халыклары:

чуашлар

Идел буе Болгары хәрбиләре

Таралышы үзгәртү

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә үзләрен болгар дип атаучыларның саны 484 кеше тәшкил иткән.[1][2] 2002 елга болгарлар аерым халык булып исәпләнмәгәннәр.[3] Татарстан болгарларының күбесе, якынча 120 кеше, Татарстанның башкаласы булган Казанда яши.[4]

Тарих үзгәртү

1988 елның сентябрендә Казанның Үзәк стадионында «Болгар-Әл-җәдит» тарихи-мәдәни клубы оештырган митинг уза. Анда катнашучылар татарларга болгар традицияләренең, гореф-гадәтләренең яңару вакыты җиткәнен билгеләп үтәләр. Хәзерге вакытта «Болгар-Әл-җәдит» клубы болгар тарихын һәм мәдәниятен торгызу буенча эш алып бара. Россия Федерациясе Конституциясен кабул иткәннән соң, клубның күп кенә әгъзалары "болгар" исемен үз паспортларында торгыза башлыйлар. Беренче булып, 1998 елның июлендә Казан шәһәренең яңа оештырылган «Болгар общинасы» иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланган Габдрахманов була.[4]

Хәзерге вакытта общинага Казанның 120 болгары керә. Аларның күбесе туган телен белә һәм югары белемгә ия. Алар арасында галимнәр, музыкантлар һәм студентлар бар. Якынча 70 проценты хезмәт яшендәге кешеләр, 30 проценты пенсионерлар.[4]

Мәдәният үзгәртү

«Болгар-Әл-җәдит» клубы барлыкка килү дәверендә болгарларны өйрәнү гыйлеменең чыганаклар базасы сизелерлек тулыланды, Төркиядә «Шан кызы дастаны», Оренбургта «Җәгъфәр тарихы», Бөгелмәдә «Атлантида балалары», Казан шәһәрендә «Родиноведение», Оренбургта «Болгар мәсьәләләре» китаплары дөнья күрә. Оренбург шәһәрендә «Болгар иле» газетасының дүрт саны чыга. Казанның А. М. Горький исемендәге паркында ХХ гасыр башындагы болгар милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Гайнан Вәисевкә һәйкәл ачыла, «Болгар халкының этник һәм дәүләт тарихы» дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Ел саен болгарлардан килгән Нардуган, Карга боткасы бәйрәмнәре үткәрелә. Бу җәмгыять әгъзалары тарихын һәм мәдәниятен саклап калуга, этник кыйммәтләрне торгызуга ярдәм итә.[4]

Күренекле Татарстан болгарлары үзгәртү

  • Кадыйров Рәшит Мәкъсүм улы - болгарлар җәмгыяте рәисе.
  • Әбүбәкеров Радик Таҗетдин улы - болгарлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү