Татарстан алманнары

Татарстан алманнары (алман. Deutsche) — алман халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.

Татарстан алманнары
Үз аталышы

алман. Deutsche

яшәү җире

Татарстан

Теле

алман теле, рус теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

алманнар

Алман колонистлары (Густав-Теодор Паули. «Россия халыкларының этнографик тасвирламасы», СПб. 1862)

Таралышы үзгәртү

2010 елда узган соңгы җанисәп буенча Татарстанда 2200 алман кешесе яши.[1][2] Алар Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Баулыда күпләп яшиләр. Аларга бу күплекне дә иҗтимагый оешмалар - төбәк милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәләре һәм республиканың Алман йорты тирәсендә берләштерүләр бирә. Татарстанда алманнарның күбесе Яр Чаллы шәһәрендә яши, алар анда Себер, Казакъстан һәм Урта Азиядән Бөтенсоюз төзелешенә - КамАЗга килгәннәр. Республиканың көньяк-көнчыгышында, әйтик, Баулыда, Урыссуда, нигездә, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы хезмәт армиячеләренең һәм сөргенчеләрнең токымнары яши. Авылларда немецлар юк диярлек, бары тик район үзәкләрендә берничә немец (күбесенчә катнаш) гаиләсе бар. [3]

Тарих үзгәртү

Казанда немецлар инде уналтынчы гасырда ук төпләнә башлый. Ливон сугышы вакытында әсирлеккә алынган алманнар һәм шотландлар үз диннәрен ирекле тоту хокукы белән меңнәрчә кеше булып Россиягә күчерелә, Идел ярларына да эләгәләр.[3]

1767 елда Казанның Покровская урамында (Карл Маркс ур., 26) Изге Екатерина лютеран кирхасы төзелә башлый. Ул вакытта Казанда расланган Изге Екатерина чиркәвенең Алман мәхәлләсе Казан губернасы территориясен (шул исәптән Чистай) үз эченә ала. Кирха 1771 елның 7 декабрендә Изге Екатерина көнендә изгеләштерелгән һәм ачылган. Ул нибары өч ел гына эшли, Емельян Пугачев штурмы вакытында аның агач конструкцияләре чиркәү архивы белән бергә янып бетә. Әмма 1777 елда чиркәү мәхәллә кешеләре акчасына инде ташта торгызыла.[3]

Казанда яшәгән немецлар, нигездә, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр була, алар арасында укытучылар, университет профессорлары, чиновниклар һәм төрле белгечләр дә очраган. Шулай итеп, немецлар Казанда культуртрегерлар һәм новаторлар булалар, җирле фәннең, сәнәгать һәм сәүдәнең күп кенә юнәлешләре башында торганнар.

Казан университеты ачылу белән Германиядән килгән профессорлар арасында лютераннар аз булмый. Казанда урнашкан немецларның бер өлеше шулай ук реформат (кальвинист) динен тота - хәтта танылган профессор Карл Фукс Казанга реформат булып килгән. Әмма унтугызынчы гасыр башына лютераннар һәм реформатлар инде бер Евангелие-Лютеран чиркәве общинасына берләшкәннәр Казан Евангелие-лютеран мәхәлләсенә рәсми нигез салыну елы дип 1806 нчы ел санала. Мәхәллә Саратовта 1819 елда югары Сенат Указы нигезендә гамәлгә куелган Консистория составына керә.[3]

Җәмгыятьнең үсеше чиркәүне киңәйтүне таләп итә. 1862-1865 елларда шәһәр архитекторы ярдәмчесе Лев Хрщонович проекты буенча элеккеге урында, Алафузов театры һәм Александровский приютының проектлары авторы, готика элементлары булган роман стилендәге чиркәүнең яңа кирпеч бинасын торгызалар. Ул ике йөз илле урынга исәпләнгән. Чиркәүне үзгәртеп кору проекты 1861 елның 4 маенда Югары расланган. Үзгәртеп корылган чиркәү 1863 елның 1 декабрендә изгеләштерелә. Арча кырында шулай ук лютеран зираты да була. 1903 елда чиркәү бинасын ныклап төзекләндерәләр. 1904-1906 елларда Изге Екатерина Евангелие-лютеран чиркәвендә 1075 мәхәллә кешесе исәпләнгән.[3]

1995 елдан башлап Казанның лютеран җәмгыятендә Германия пасторлары хезмәт итә: башта Төньяк Германиянең Эльмсхорн шәһәреннән Теодор Артур Русс, аннары Людвигсхафеннан Кристиан Херман.[3]

2012 елның апрелендә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Ижевск һәм Чабаксар Евангелие-лютеран җәмгыятьләре вәкилләре Идел буе-Кама пробствосы оештырырга карар кылалар.[3]

Мәдәният үзгәртү

Озак вакытлы тарихи паузадан соң Казанда Россия немецларының беренче дөньяви оешмасы - Казан Алман мәдәнияте җәмгыяте - 1991 елның 5 мартында гамәлгә кую җыелышында оештырыла.[4] 1993 елның җәенә җәмгыятьнең активлыгы кими башлый: аның бер әгъзалары эштән китә, икенчеләре Германиягә күченә. Ул вакытта яңа оешма - Карл Фукс исемендәге Казан немец җәмгыяте оештырыла.[3]

1997 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Баулының Алман җәмгыятьләре базасында Татарстан немецларының милли-мәдәни автономиясе оештырыла. Ул «Россия немецлары» федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәләр ассоциациясе составына керә.[3]

2000 елда республика алманнары оешмалары Казан администрациясе белән берлектә «Татарстан Республикасының Немец йорты» автоном коммерцияле булмаган оешмасын гамәлгә куялар.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • История российских немцев в документах (1763—1992 гг.) (Сост.: В. А. Ауман, В. Г. Чеботарёва) — М.: МИГУП, 1993.
  • Немцы России (энциклопедия). В 3-х томах. Москва: Изд-во «Общественная академия наук российских немцев», 1999—2006 (Предс. редкол. В. Карев, О.Кубицкая)
  • В. А. Ауман, В. Ф. Баумгертнер, В. Бретт и другие (гл. ред. В. Ф. Дизендорф). Немцы России. Населённые пункты и места поселения: энциклопедический словарь. — М.: ЭРН, 2006. — 470 с. ISBN 5-93227-002-0
  • Российские немцы. Историография и источниковедение. Материалы научной конференции. Анапа. 4-9 сентября 1996. М., 1997.
  • Чернова Т. Н. Российские немцы: Отечественная библиография, 1991—2000 гг.: Указатель новейшей литературы по истории и культуре немцев России/ Т. Н. Чернова.- М.,2001.- 268 с.