Тамара Носова, Тамара Макар кызы Носова (рус. Тамара Макаровна Носова, 1927 елның 21 ноябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү2007 елның 25 марты, шунда ук) — РФ кино актрисасы, РФ халык артисты (1992). Сталин премиясе лауреаты. Күпчелек комик пландагы рольләрдә уйнап, танылу алган.

Тамара Носова
Туган телдә исем рус. Тамара Макаровна Носова
Туган 21 ноябрь 1927(1927-11-21)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Үлгән 25 март 2007(2007-03-25) (79 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре киноактриса
Җефет Виталий Губарев[d]
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены

 Тамара Носова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1927 елның 21 ноябрендә ССРБ башкаласы Мәскәү шәһәрендә җаваплы хезмәткәр гаиләсендә туган. Әнисе заводта цех башлыгы урынбасары булган. Мәктәптә укыганда, театр түгәрәге оештырып, спектакльләр куя. 1945 елда зур конкурс (бер урынга сиксән кеше) узып, ВГИКка укырга керә, Нонна Мордюкова, Вячеслав Тихоновлар белән бер төркемдә (Борис Бибиков, Ольга Пыжова курсы) укый, 1950 елда ВГИКны тәмамлый. Икенче курста укыганда, режиссер Сергей Герасимов «Яшь гвардия» (рус. Молодая гвардия) фильмында Валя Филатова ролендә уйнарга чакыра.

19501953 елларда һәм 1990 елдан — килешүләр буенча хезмәт куя, 19531990 елларда — Киноактёр театр-студиясе актрисасы. 1991 елда кыскартуга эләгә[1].

1950 елда Юлий Райзманның «Алтын Йолдыз кавалеры» (рус. Кавалер Золотой Звезды) фильмында Анфиса ролендә уйный. Әлеге роле өчен Сталин премиясенә лаек була, ләкин премияне ала алмый, дипломатка кияүгә чыгып, Австриягә китеп бара. Бик тиз әйләнеп кайта. Әйләнеп кайткач, кинода төшүен дәвам итә. 1952 елда «Ревизор» (рус. Ревизор, Мария Антоновна Сквозник-Дмухановская ролендә), 1954 елда «Швед шырпысы» (рус. Шведская спичка, Акулина ролендә), 1969 елда «Бертуган Карамазовлар» (рус. Братья Карамазовы, Мария Кондратьевна ролендә) фильмнарында уйный.

«Исәнмесез, мин сезнең тутагыз !» (рус. Здравствуйте, я ваша тётя !) фильмында донна Роза (Donna Rosa d'Alvadorez) роле шулай ук танылу китерә.

1980 елларда «Тынычлык булмаячак» (рус. Спокойствие отменяется), «Кара дроздлар сере» (1983, рус. Тайна черных дроздов, Mrs. Crump ролендә), «Үле җаннар» (рус. Мертвые души, Коробочка ролендә) фильмнарында уйный.

1994 елда соңгы уйнаган роле — «Бульвар романы» (рус. Бульварный роман) фильмында Фанни Львовна Эделһейм роле.

Гаилә хәле үзгәртү

I ире (1950—1956 елларда) — Олег Малинин, дипломат.
II ире — артист Юрий Соколов-Боголюбов (1928 — 1975).
III ире (1961-1967 елларда) — язучы Виталий Губарев (1912 — 1981).
IV ире (1970—1975 елларда) — режиссёр Николай Засеев-Руденко (1933)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Безнең кавем. Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Тамара Носова. «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь, 63нче бит.
  2. Сергей Капков. Королевы смеха. Жизнь, которой не было? М., Эксмо, 2011. ISBN 978-5-699-52042-8

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү