Талиб ибн Әхмәд яки Талиб ибн Әхмәд әмир (طالب ابن احمد, tat.lat. Talib ibn Äxmäd(үле сылтама)) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Әхмәд ибн Җагфар әмир улы.

Талиб ибн Әхмәд
طالب ابن احمد
Туган телдә исем Талиб ибн Әхмәд
Туган X гасыр
Болгар шәһәре
Үлгән X гасыр
Болгар шәһәре
Милләт болгар
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Ата-ана

Талиб ибн Әхмәд башта Болгар шәһәрендә идарә иткән, соңрак Сувар шәһәрендә идарә иткән һәм Суар бәклегенең Болгардан бәйсезлеген яклаган. Талиб ибн Әхмәд исеме белән Суварда һәм Болгарда дирһәмнәр сугылган (950 елдан).

Талиб ибн Әхмәд 976 елда Мөэмин ибн Әхмәд әмиренә ватандашлар сугышында оттырган. Шулай итеп 976 елда Болгар шәһәре бөтен Идел буе Болгары дәүләтен берләштергән, Сувар шәһәре үз мөстәгыйлеген югалтган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.