Сәлимә Шәрәфиева

Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызы (1934 ел, 10 февраль, Кәрәкәшле авылы, Ютазы районы)

Сәлимә Шәрәфиева
Туган телдә исем Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызы
Туган 10 февраль 1934(1934-02-10)
Кәрәкәшле, Баулы районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 6 ноябрь 2020(2020-11-06) (86 яшь)
Кәрәкәшле, Ютазы районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Ата-ана
  • Шәмсетдин (әти)
Бүләк һәм премияләре
«Хезмәт ветераны» медале
«Хезмәт ветераны» медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Файл:Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызы.jpg

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызы 1934 елның 10 февралендә Кәрәкәшле авылында эшче-хезмәткәр гаиләсендә 15 нче бала булып дөньяга килә. 1952 елда, туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегенә укырга керә һәм 1957 елда аны уңышлы тәмамлый. Соңрак юллама белән Себергә китә һәм Уват районының Өге авылында укыта башлый. Үзенең тормыш иптәше Әкрәм Әсән улы Ташбулатовны да ул Себердә очрата. 1971 елда алар туган якларга әйләнеп кайталар һәм музей булдыру теләге белән янып йөри башлыйлар. Сәлимә апа туган ягында җиң сызганып эшкә тотына. Язучы Рафаэль Мостафин белән элемтәгә кереп, Муса Җәлил эзләреннән йөреп, мәктәптә шагыйрьгә багышланган музей почмагы булдыра. Кирәкле мәгълүматлар туплау өчен Оренбургка, әдип туган Мостафа авылына да баралар. Сәлимә апа инициативасы белән Кәрәкәшле авылы мәктәбендә музей оештыру эше башлана. Сыйныф җитәкчеләре белән бергә һәр сыйныф укучыларына эш бүлеп бирелә.

Файл:Шәрәфиева Сәлимә.jpg

Ниһаять 1987 елның 2 ноябрендә музей 70 экспонат белән Кәрәкәшле мәктәбе бинасында ачыла. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Кәрәкәшле авыл җирлеге Советының 2009 елның 2 декабрендәге 22 санлы карары нигезендә, авыл тарихын туплауда, саклауда куйган хезмәтләрен хөрмәтләү йөзеннән Кәрәкәшле авылының Туган як музеена Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызы исеме бирелә. Бүгенге көндә дә әлеге музей Сәлимә Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле Туган якны өйрәнү музее исеме белән йөртелә. Сәлимә Шәмсетдин кызының хезмәте РТ Мәгариф министрлыгының бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Ул югары категорияле “Укытучы-методист”, “Өлкән укытучы” исемен йөртүче, “ТР мәгариф отличнигы, “Хезмәт ветераны” медале һәм башка медальләр белән билгеләнгән ихтирамга лаек кеше. Соңрак үзе Казан шәһәренә күчеп китсә дә, һәрдаим музей белән кызыксынып тора, туган авылына, музейга кайтып, укучылар, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар уздыра. Район үзәгендә музей булдыру теләге белән янып йөри. 2020 елның 6 ноябрендә үлә. Кәрәкәшле авылы зиратына җирләнгән.

Бүләкләре үзгәртү

  • «Хезмәт ветераны» медале - 1984 елның 28 декабре
  • «Казанның 100-еллыгы уңаеннан» истәлек медале - 2005 елның 29 августы
  • Халык арасында «Патриотизм» темасына үткәргән хезмәтләр өчен «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» медале -1985 елның 3 мае
  • «Өлкән укытучы» исеме - 1991 елның 25 октябрендәге 3806 санлы район мәгариф бүлеге приказы нигезендә
  • «Ютазы районының Мактаулы гражданины» - 2001 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Халык депутатлары Советының VIII сессиясе карары белән

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү