Сәетбай Алкалин

1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе.

Сәетбай Алкалин — 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе.

Сәетбай Алкалин
Үлгән 16 май 1740(1740-05-16)
Минзәлә шәһәре, Уфа провинциясе, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Башкорт күтәрелешләре

БиографиясеҮзгәртү

Сәетбай Алкалин чыгышы белән Нугай даругасы Тамьян вулысы башкорлтарынан. Тамьян вулысының старшинасы.[1].

1737 елның мартында өч Кызыл елгалары бассейнында Нугай һәм Казан даругалары вәкилләренең съезды була, биредә Сәетбай Алкалин, Көсәп Солтанголов, Рысай Игембәтов, Солтанморат Дүскәев һ.б. актив баш күтәрүчеләр катнаша. Съезда алар яңадан күтәрелешкә күтәрергә, Урта жуз казакъларыннан ярдәм сорарга килешәләр[2].

1737 елның язында Килмәк Нурышев, Көсәп Солтанголов һәм Рысай Игембәтов белән бергә Нугай һәм Себер даругаларында күтәрелешләр белән җитәкчелек итә.[1]

1738 елның июнендә Рысай Игембәтов белән бергә Табын крепостенә Л. Я. Соймоновка гаебен танып килә.[1]

1739 елның язында яңа күтәрелеш оештыруга тотына, Урта жуз казакларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә[2]. 1740 елның мартында В. А. Урусовның чакыруы буенча Алдар белән бергә баш күтәрүчеләрнең баш салып килү шартлары турында сөйләү өчен Самар каласына килә. Кулга алынып, Минзәлә шәһәренә Л. Я. Соймоновка җибәрелә.[1]

1740 елның 16 маенда Уфа провинциясе Минзәлә шәһәрендә җәзалап үтерелә.[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Акманов И. Г. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  2. 2,0 2,1 История башкирского народа, 2011

ӘдәбиятҮзгәртү

  • История башкирского народа: в 7 т./ гл. ред. М. М. Кульшарипов. — Уфа: Гилем, 2011. — Т. III. — С. 193, 211, 217, 218, 221, 222. — 476 с. — ISBN 978-5-7501-1301-9.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Аҡманов И. Ғ. Сәйетбай Әлкәлин // Башҡорт энциклопедияһы. — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.