Степан Туган-Барановский
Степан Туган-Барановский, Степан Иванович Туган-Барановский (тулы фамилиясе ― Туган-Мирза-Барановский; 1849 елның 17 гыйнвары, РИ, Гродно губернасы ― 1906 елдан соң, РИ, Мәскәү) ― литва татары, дворян, Россия империясе армиясе артиллерия генерал-майоры (1906)[1].
Степан Туган-Барановский | |
---|---|
Туган телдә исем | Степан Иванович Туган-Барановский |
Туган | 17 гыйнвар 1849 Россия империясе, Гродно губернасы |
Үлгән | 1906 елдан соң Россия империясе, Мәскәү |
Милләт | литва татары |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | генерал-майор (1906) |
Җефет | М. И. Беляк |
Балалар | Лев, Александр, Елена, Софья, Тамара |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1849 елның 17 гыйнварында Россия империясенең Гродно губернасында борынгы дворян гаиләсендә туган. Санкт-Петербургта Беренче кадет корпусында[d] тәрбияләнгән[3], 15 яшендә юнкер (бер елдан портупей-юнкер) булып Константин артиллерия училищесында[d] хезмәт итә башлаган. Бер елдан Санкт-Петербургта Михаил артиллерия училищесына[d] күчерелгән. 1869 елдан подпоручик хәрби дәрәҗәсендә Киев шәһәрендә урнашкан галиҗәнап Нидерланд короле исемендәге 9нчы гренадер полкында батальон командирының адъютанты, рота командиры, корал бүлеге башлыгы вазыйфаларында хезмәт иткән. 1871 елда поручик дәрәҗәсенә лаек булган (ихтимал, ислам динен тоткан өчен, подпоручик дәрәҗәсенә кире төшерелгән, бер елдан поручик погоннары кире кайтарылган)[1].
1872 елдан 2нче гренадерлар бригадасында ярты батарея командиры булып хезмәт итә башлаган. Үрнәк хәрби хезмәте өчен 3нче дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнгән. Штабс-капитан дәрәҗәсе бирелгән[1].
1877 елда Новогеоргиевск[d] шәһәрендә торучы 14нче күчмә дивизионга күчерелгән. Рус-төрек сугышы[d] барышында, 1877 елның 9 октябрендә Плевнаны камауда[d] (хәзерге Болгария), 28 ноябрендә Сан-Стефанога (хәзерге Ешилкөй, Истанбул, Төркия) походта катнашкан. 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены һәм кылыч белән бүләкләнгән. 1878 елдан ― капитан[1].
Сугыштан кайткач, 175нче бригадада хезмәт иткән. Бригада суды рәисе итеп сайланган. 6нчы батарея һәм аны тәэмин итүче хуҗалык бүлеге белән җитәкчелек иткән. 2нче дәрәҗә Изге Станислав һәм Изге Анна орденнары белән бүләкләнгән[4].
1889 елның октябреннән 27нче артбригадага күчерелгәч, ярты бригада белән җитәкчелек иткән. Бригада суды рәисе итеп сайланган. 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены белән бүләкләнгән[4].
1892 елда подполковник дәрәҗәсе бирелеп, 2нче гренадерлар бригадасының 6нчы батарея командиры итеп билгеләнгән. 1894 елдан Мәскәүдә һәм аның тирәсендә урнашкан 1нче гренадер-артиллерия бригадасына (командиры генерал-фельдмаршал граф Яков Брюс[d] 5нче батарея командиры итеп күчерелгән. Император Николай II гә таҗ кидерү тантаналарында катнашкан, ике көмеш медаль белән бүләкләнгән[4].
1900 елда, 51 яшендә, полковник дәрәҗәсенә ия булган һәм артиллерия бригадасының 2нче гренадерлар дивизионы командиры итеп билгеләнгән. Бераздан 1нче гренадер-артиллерия бригадасына кире кайтарылган, 1нче диавизион командиры булып хезмәт иткән[1].
1905―1906 елларда (вакытлыча) 1нче гренадер-артиллерия бригадасы белән җитәкчелек иткән[4].
1906 елның 25 сентябрендә үзен хәрби хезмәттән отставкага җибәрүләрен һәм хәрби пенсия билгеләүләрен сорап, рапорт язган. Документларда аның Россия армиясендә 40 ел 7 ай, полковник дәрәҗәсендә 6 ел 5 ай хезмәт итүе, шул елларда бернинди җинаять кылмавы күрсәтелгән була. Император Николай II указы белән Степан Иванович Туган-Барановскийга «генерал-майор» дәрәҗәсе бирелгән. Аңа дәүләт казначылыгыннан елына 860 сум 20 тиен, өстәмә түләүләрне исәпкә алып ― 2 208 сум пенсия билгеләнгән[1].
1906 елдан соң вафат. Мәскәүнең мөселман зиратында[d] җирләнгән[1].
Бүләкләре
үзгәртү- Россия орденнары
- 1875 ― 3нче дәрәҗә Изге Станислав ордены
- 1879 ― 3нче дәрәҗә Изге Анна ордены, кылыч һәм бант белән
- 1883 ― 2нче дәрәҗә Изге Станислав ордены
- 1888 ― 2нче дәрәҗә Изге Анна ордены
- 1891 ― 4нче дәрәҗә Изге Владимир ордены
- 1905 ― 3нче дәрәҗә Изге Владимир ордены
- Чит ил орденнары
- 1879 – Румыния «Дунай аша кичкән өчен» тимер тәресе[d] (Транс-Дунай тәресе)[4]
Шәхси тормышы
үзгәртүОтставкадагы майор кызы М. И. Белякка өйләнгән. Гаиләдә 5 балалары булган: уллары Лев (Лев Степанович Туган-Барановский ― Генераль штаб полковнигы, 1917 елгы февраль революциясендә актив катнашкан һәм Вакытлы хөкүмәт башлыгы Александр Керенскийның иң якын ярдәмчеләренең берсе булган[5]), Александр, кызлары Елена, Софья, Тамара.
Гомере буе ислам диненә тугры булып яшәгән.
Туган-Барановскийлар 1830[d] һәм 1863[d] елларда Польша күтәрелешләрендә катнашкан өчен кенәз титулыннан мәхрүм ителгәннәр[6].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Альтаф Гюльахмедов. Генерал-майор С. И. Туган-Барановский. Герои Орденоносцы татарской национальности. Проза.ру(рус.)
- ↑ Туган Барановские Чингизиды. Аскар Усин ВКонтакте, 24.01.2021(рус.)
- ↑ Российский государственный военно-исторический архив. Ф.409, оп.2, Д.18001, Л.17 б
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Туган-Барановский С. И. Российский генералитет(рус.)
- ↑ Ольга Сенюткина. Татары-мусульмане на службе Отечеству. ИД «Медина»(рус.)
- ↑ Туган-Барановский Николай Иванович. agbutin.livejournal.com
Әдәбият
үзгәртү- Мәкаләләр
- Әлтәф Гүләхмәдов. Туган-Барановский. «Мәдәни Җомга», № 45, 15.11.2024, 9нчы бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Яков Гришин, Дамир Шарафутдинов. Генерал-майор С. И. Туган-Барановский. Электронная библиотека КиберЛенинка(рус.)
- Альтаф Гюльахмедов. Генерал-майор С. И. Туган-Барановский. Герои Орденоносцы татарской национальности. Проза.ру(рус.)