Яков Гришин (8 март 1942(1942-03-08) (82 яшь), Эстәче, Биектау районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — Рәсәй тарихчысы, халыкара мөнәсәбәтләр, Көнчыгыш Аурупаның сәяси режимнары буенча белгеч. 1974-1979 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты лекторы. 1980 елдан Казан университетында: тарих факультеты деканы урынбасары (1980-1994), бүлек мөдире (1994-2000), кафедра башлыгы. Польша-Рәсәй мөнәсәбәтләренә, Польша-Литва татарларына багышланган фәнни хезмәтләр авторы.

Яков Гришин
Туган 8 март 1942(1942-03-08) (82 яшь)
Эстәче, Биектау районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Эш урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Гришин Яков Яковлевич ТАССРның Биектау районы Эстачи авылында туган. 1963-1971 елларда (Совет Армиясендә хезмәт иткән өзеклек белән) Казан университетының тарих-филология факультетында укый. 1974 елда аспирантура тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1974-1979 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты лекторы булып эшли.
  • 1977 елда тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый.
  • 1980 елдан КДУның тарих факультетында укыта.
  • 1980-1994 елларда декан урынбасары булып эшли. 1992 елда тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый, 1994 елдан — профессор. 1994 елда Халыкара мөнәсәбәтләр факультетара бүлеген җитәкли. 2000 елда ул КДУның халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетына әверелә.
  • 2000 елдан Я.Я. Гришин халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология кафедрасын җитәкли.
  • 2003-2008 елларда Халыкара мөнәсәбәтләр факультеты деканы була. Факультет 2008 елның язында таркалганнан соң, Халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы КДУның Көнчыгышны өйрәнү институтының бер өлеше була.
  • Яков Гришин - Россия Халыкара тикшеренүләр ассоциациясе Президиумы әгъзасы, ибероамерика дөньясы тикшеренүчеләре Ассоциациясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни консультатив совет рәисе урынбасары, «халыкара мөнәсәбәтләр " белгечлеге буенча МГИМО(У) каршындагы УМО әгъзасы. Биш фән кандидаты әзерли.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Истоки кризисов. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1991. — 169 с.
  • Драматические события в Польше 1980—1981 гг. / Науч. ред. В. Д. Жигунин. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1993. — 239 с.
  • Политический поворот в Польше 1948 г. — Казань: Тан-Заря, 1994. — 216 с.
  • Синдром русофобии. Россия и Польша: история взаимоотношений. — Казань: Тан-Заря, 1995. — 304 с.
  • Казань и Казанский край глазами польских ссыльных (XVII—XIX вв.): [материалы к лекциям по истории краеведения]. — Казань: Заря-Тан, 1997. — [Ч. 1]. — 160 с.
  • Короткая память. Материалы для лекций по новейшей истории. Ч. 1—3. — Казань: Школа, 1998.
  • Издержки «бархатных» переворотов / Ред. М. Г. Сергеев. Ч. 1—2. — Казань: Школа, 1999.
  • Путь к катастрофе: Польско-чехословацкие отношения 1932—1939 гг.— Казань: РИЦ «Школа», 1999. — 184 с.
  • Польско-литовские татары: взгляд через века: Ист. очерки. — Казань: Тат. кн. изд-во, 2000. — 159 с.
  • Николае Титулеску. Убежденный апостол женевской политики. — Казань: Казан. гос. ун-т, 2003. — 323 с.
  • Политическая ситуация в странах Центральной и Юго-Восточной Европы. (Конец 80-х — 1990-е годы): Учеб. пособие. — Казань: Казан. гос. ун-т, 2004. — 151 с.
  • Страны Центральной, Юго-Восточной Европы и Россия. — Казань: Казан. гос. ун-т, 2004. — 383 с.
  • По страницам дневника Яна Шембека. — Казань: Казан. гос. ун-т, 2006. — 170 с.
  • Открывая этот мир. : [фотоальбом] / Сост. и авт. вступ. ст. И. Ф. Лобашева. — Казань: Kazan-Казань, 2008. — 135 с.
  • Из истории татар Литвы и Польши (XIV в. — 30-е годы XX века). — Казань: [Институт истории АН РТ], 2009. — 411 с.
  • Китайский феномен: [учебное пособие] / Я. Я. Гришин, Д. Г. Зайнуллин. — Казань: Казанский университет, 2010. — 111 с.
  • Внутренняя и внешняя политика восточноевропейских стран (2007 г. — первая половина 2010 г.). — Казань: Казанский университет, 2012. — 270 с.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Международные исследования в России и СНГ. Справочник. Сост. Ю. К. Абрамов, А. И. Агаянц, А. Д. Воскресенский, А. А. Касьянова. — М.: Московский рабочий, 1999. — С. 141.
  • Татарская энциклопедия / Гл. ред. М. Х. Хасанов. Т. 2. — Казань: Ин-т Татарской энциклопедии, 2005. — С. 198—199.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү