Солтан Сөнгатулла улы Яруллин (1914нче елның 25нче июле, Агайбаш — 1998нче елның 13нче марты, Тәтеш) — совет атучысы һәм стендлы ату буенча тренер. СССРның атказанган тренеры. Тәтеш шәһәренең мактаулы гражданины (2001,үлгәннән соң)  

Солтан Яруллин
Туган 25 июль 1914(1914-07-25)
Үлгән 13 март 1998(1998-03-13) (83 яшь)
Тәтеш, Татарстан, Россия
Һөнәре тренер

Биография үзгәртү

Солтан Сөнгатулла улы Яруллин 1914нче елның 25нче июлендә Казан губернасы Лаеш өязе Агайбаш авылында туган.1937нче елда Ленинград 1нче артиллерия училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Подполковник исемендә запаска чыккач, 1955нче елдан Солтан Сөнгатулла улы тренер булып эшли.ДСО “Уңыш” ярдәмендә Тәтештә стендлы ату буенча махсус балалар яшүсмерләр стендлы ату мәктәбен (БЯСАМ) оештыра. 1961нче елдан 1986нчы елга кадәр аның җитәкчесе була. 1964нче елда СССРның спорт мастеры нормативын үти. Аның кулы астында тәрбияләнгән укучылары арасыннан иң югары дәрәҗәгә ирешкәннәре:

  • Светлана Дёмина (Якимова) — 2000нче елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөньяның дүрт тапкыр чемпионы (1982, 1983, 1986, 1990)
  • Людмила Никандрова (Володина) —1986нчы елның Европа чемпионы.

Солтан Сөнгатулла улы Лидия Филип кызы Яруллина белән никахта торган (1928—2009) . 1998нче елның 13нче мартында Тәтеш шәһәрендә үлгән.

Истәлек үзгәртү

2000нче елда Яруллин исеме белән Тәтеш шәһәре урамы аталган.

2001нче елда, үлгәннән соң, Солтан Сөнгатулла улына “Тәтеш шәһәренең мактаулы гражданины” исеме бирелгән. Яруллин исемен йөрткән Балалар яшүсмерләр стендлы ату мәктәбе янында, 2004нче елда аның бюсты урнаштырылган. Һәр елны Яруллин истәлегенә багышланган стендлы ату буенча ярышлар үткәрелә.  

Исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Кызыл Байрак ордены
  • II дәрәҗәле Ватан сугышы ордены (1985).
  • Кызыл Йолдыз ордены (ике тапкыр).
  • “РСФСРның Мактаулы тренеры” мактаулы исеме(1974).
  • “СССРның мактаулы тренеры” мактаулы исеме(1988).
  • Тәтеш шәһәренең мактаулы гражданины (2001, үлгәннән соң).