Силвия Пфайфер, Силвия Эшкобар Пфайфер (порт. Sílvia Escobar Pfeifer, 1958 елның 24 феврале, Бразилия, Порту-Алегри) — Бразилиянең кино һәм театр актрисасы, топ-модель.

Силвия Пфайфер
Туган телдә исем порт. Sílvia Escobar Pfeifer
Туган 24 февраль 1958(1958-02-24) (66 яшь)
Бразилия, Порту-Алегри
Ватандашлыгы Бразилия Бразилия
Һөнәре актриса, топ-модель
Балалар кызы Эмануэла;
улы Николаш

 Силвия Пфайфер Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 24 февралендә Бразилиянең көньяк төбәгендә Ри́у-Гра́нди-ду-Сул штатында урнашкан Порту-Алегри шәһәрендә туган. Ундүрт яшеннән Рио-де-Жанейро шәһәрендә яши, модель бизнесы белән шөгыльләнә. Коко Шанель, Җорҗио Армани, Кристиан Диор йортлары белән хезмәттәшлек итә. 1988 елдан башлап, актерлык курсларына йөри.

1990 елда кино экраннарында беренче мәртәбә күренә: «Ярлы тормыш» (порт. Boca do Lixo) мини-сериалында Клаудиа Толедо (Cláudia Toledo) ролендә һәм 173 серияле «Минем мәхәббәтем, минем кайгым» (порт.  Meu Bem, Meu Mal, режиссер Паулу Убиратан, Rede Globo телеканалы) теленовелласында Изадора Вентурини ролендә уйный. Күп кенә тәнкыйть сүзләре ишетә.

1992 елда «Куркыныч сакчылар» (порт. Perigosas Peruas) фильмында Леда Валленари (Leda Vallenari) ролен башкара.

1993 елда «Тропиклар кызы» (порт. Tropicaliente) сериалында Летисия Веласкес ролендә төшә. Сериалны 1995 елда РФ телевидениесе Беренче каналдан күрсәтә.

Россия тамашачыларында танылу алган «Клон» сериалында (2001) Синира ролендә уйный.

48 яшендә театр сәхнәсендә дә (Леди Гертруда Чилтерн ролендә) үзен сынап карый[1].

Сайланган фильмография үзгәртү

  • 1990 — Boca do Lixo .... Cláudia Toledo
  • 1990 — Meu Bem, Meu Mal .... Isadora Venturini
  • 1992 — Perigosas Peruas .... Leda Vallenari
  • 1994 — Tropicaliente .... Letícia Velásquez
  • 1995 — Malhação .... Paula Pratta de Gonzalez
  • 1996 — El rey del ganado .... Léia Mezenga
  • 1998 — Torre de Babel .... Leila / Leda Sampaio
  • 2000 — Uga-Uga .... Vitória Arruda Prado
  • 2001 — El clon .... Cinira Dantas
  • 2002 — Deseos de mujer .... Virgínia
  • 2003 — Kubanacan .... Amanda
  • 2003 — Celebridade .... Solange Sá
  • 2006 — Pé na Jaca .... Maria Clara Botelho Bulhões Noscheze
  • 2008 — Casos e Acasos .... Ana Paula Gueiros
  • 2009 — Bela, a Feia .... Vera Ávila
  • 2012 — Corações Feridos .... Cacilda Varela de Almeida
  • 2012 — Malhação .... Marta Menezes
  • 2014 — Por siempre .... Úrsula Barbosa
  • 2015 — Totalmente Demais .... Ella misma
  • 2017 — Ouro Verde .... Monica Ferreira da Fonseca

Гаилә хәле үзгәртү

Ире (1983 елдан) — эшмәкәр Нелсон Шамма Фильу (порт. Nelson Chamma Filho, 1958 елгы). Балалары: кызлары Эмануэла (Emanuela) һәм уллары Николаш (Nicholas).

Әдәбият үзгәртү

  1. Февральдә кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2018 ел, февраль, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Jonas Furtado. Teatro.Uma estréia sem medo. 2017 елның 4 сентябрь көнендә архивланган. ISTOÉ Gente, 21.08.2006