Сергей Кузьмин (1955)

Сергей Кузьмин, Сергей Виктор улы Кузьмин (рус. Кузьмин Сергей Викторович, 1955 елның 3 июне, Украина ССР, Киев) — һөнәри хәрби диңгезче, вице-адмирал (2010), 1994 елда Төньяк полюска барып җиткән «Б-414» атом су асты көймәсе командиры, РФ Каһарманы (04.01.1995).

Сергей Кузьмин
Туу датасы 3 июнь 1955(1955-06-03) (68 яшь)
Туу урыны СССР, Украина ССР, Киев
Иялек ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре Хәрби-Диңгез Флоты Хәрби-Диңгез Флоты
Дәрәҗә вице-адмирал погоны вице-адмирал
Җитәкчелек иткән «Б-414» атом су асты көймәсе, дивизия
Бүләкләр һәм премияләр РФ Каһарманы
 Истигъфада 2010

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 елның 3 июнендә Киевта һөнәри хәрби диңгезче 1нче ранг капитаны Виктор Александр улы Кузьмин (тумышы белән Балык Бистәсе районы Олы Осиновка авылыннан) гаиләсендә туган. Әтисенең хезмәтенә бәйле рәвештә, Мурманск өлкәсендәге Полярный, Гаҗиево, Көнбатыш Лица базаларында яши. 1972 елда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Хәрби-Диңгез флотына алына. Бакуда С.М. Киров исемендәге Каспий югары хәрби-диңгез укуханәсенең (1992 елдан Азәрбайҗан югары хәрби-диңгезчелек мәктәбе, әзери. Azərbaycan Ali Hərbi Dənizçilik Məktəbi) штурман факультетын (1977), Ленинградта Хәрби-Диңгез Флотының Ленин орденлы югары махсус әфисәр курсларын (2012 елдан РФ ХДФ Хәрби-Диңгез академиясенең өстәмә һөнәри белем хәрби институты) (1987), Н.Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-Диңгез академиясен (1997) тәмамлаган.

Хәрби хезмәтне Кызыл Байраклы Төньяк флотында атом су асты көймәләрендә үтә: «К-387» су асты көймәсенең электр навигациясе төркеме командиры, «К-517», «К-502» су асты көймәләре командиры ярдәмчесе, «К-298» су асты көймәсе командирының өлкән ярдәмчесе була.

1988 елның августында 2нче ранг капитаны С.В. Кузьмин Ленинградта төзелүче «Б-414» (1996 елдан, Святой Даниил Московский[1]) (ru) атом су асты көймәсенең беренче командиры итеп билгеләнә. 1991 елда «Б-414» Кызыл Байраклы Төньяк флоты (Североморск) сафына кушыла.

1994 елның 15 июленнән 12 августына кадәр «Б-414» АСАК Россия флотының 300 еллыгына багышланган «Арктика походын»да катнаша. Төньяк Боз океаны бозлары астыннан йөзеп үтеп, «Б-414» АСАК экипажы билгеләнгән ноктада чыгып, 25 июльдә Россия флоты тарихында беренче тапкыр Төньяк полюста РФ дәүләт һәм Андрей флагларын күтәрә[2]

РФ президентының 1995 елның 4 гыйнвары фәрманы белән «тормыш өчен куркыныч шартларда хәрби бурычны үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен» 1нче ранг капитаны С. В. Кузьминга РФ Каһарманы исеме бирелә.

Хәрби карьерасы үзгәртү

  • Контр-адмирал (2001, июнь)
  • Вице-адмирал (2010)
  • 1995 елдан Кызыл Байраклы Төньяк флотының 33нче һәм 7нче су асты көймәләре дивизиясе командиры урынбасары, соңрак командиры.
  • 2002 елдан Кызыл Байраклы Төньяк флотының 11нче су асты көймәләре эскадрасы командирының урынбасары – штаб башлыгы.
  • 2006 елдан РФ Хәрби-Диңгез Флотының хәрби хәзерлек идарәсе башлыгы.

2010 елның 23 ноябреннән отставкада.

Әдәбият үзгәртү

  1. Трофимова М.И. Рыбная Слобода. Живые голоса. К.: Идел-Пресс, 2006.ISBN 5-85247-063-5
  2. Словарь биографический морской. СПб., 2000.
  3. Сорокажердьев В.В. Они служили в Заполярье. Мурманск, 2009.
  4. Реданский В.Г. Во льдах и подо льдами. М., 2004.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Александр Невскийның кече улы, Мәскәүнең беренче удел кенәзе Даниил хөрмәтенә аталган
  2. Грозные, неуязвимые. «Учительская газета», № 11 от 21.03.2006