Сергей Жданов
Сергей Жданов (Сергей Василий улы Жданов, 8 октябрь 1900, Бүре Бистәсе, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1 октябрь 1972, Казан, РСФСР, СССР) — зоолог, биология фәннәре докторы (1948), профессор (1951), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1960). Казан ветеринария инстиутының зоология кафедрасы мөдире (1935-1972). Нәселле умартачылыкка караган фәнни хезмәтләр авторы.
Сергей Жданов | |
---|---|
Туган | 8 октябрь 1900 Бүре Бистәсе, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1 октябрь 1972 (71 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Телман урамы[1] |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | биология фәннәре докторы[d] |