Сембер провинциясе

Сембер провинциясе — Россия империясендә провинцияләрнең берсе. Үзәге — Сембер шәһәре[1].

Сембер провинциясе
Нигезләнү датасы 1737
Дәүләт  Россия империясе
Башкала Сембер
Административ-территориаль берәмлек Казан губернасы
Гамәлдән чыгу датасы 1775

Тарихы

үзгәртү

1708 елда Петр I Рус патшалыгын 8 губернага бүлү турында Указы чыга[2]. Себер, провинциаль шәһәр буларак, Сембер өязе белән бергә, Казан губернасына керә. Сембер сызыгы белән хәрби идарә итү бетерелсә дә, воеводага ярдәмгә обер-комендант билгеләнә.

1716 елда, обер-комендант урынына, воеводага «иптәшләр» итеп ике ландрат һәм ике комиссар билгеләнгән.

1719 елда алар бер комендант белән алмаштырыла.

1721 елда иптәшләр санын арттыралар һәм билгелиләр: обер-ландрихтерны 5 асессор белән.

1722 елда — ике асессор һәм ике сәркатип белән.

Сембер провинциясе 1719 елда[3] (башка мәгълүматлар буенча, 1737 елда Казан губернасы составында[4]) Әстерхан губернасы составында Сембер өязеннән оештырыла[5]. Провинция составына Иске Белый Яр, Ерыклы, Юшан, Тагай, Базар Үрәне, Карсун, Аргаш, Сурский Острог, Алексеевск, Самар (өяз белән), Кашпир, Сызрань, Дмитриевск (хәзер Хвалынск) һәм Петровск , аннары Сарытау (1737 елдан 1769 елга кадәр) шәһәрләре керә. 1745 елның иске картасын карагыз: [1745 елгы Сембер провинциясенең өлеше картасы)

 
Сембер провинциясенең бер өлеше 1755 ел картада .

1728 елда Сембер провинциясе Казан губернасына кайтарыла.

1767 елның 3 һәм 4 июнь көннәрендә Иске Майна һәм Вознесенское, ә 1767 елның 5-8 июнендә — Сембергә императрица Екатерина II килә.  Карагыз: Путешествие Екатерины II по Волге.

1774 елда провинция территориясендә Пугачёв бунтлары була, Базар Үрәне тирәсендә провинция воеводасы Рычков Андрей Петрович һәлак була[6]. См. статью: Симбирские портреты Емельяна Пугачёва

1775 елның ноябрендә губерналарның провинциягә бүленеше бетерелә[7], әмма урыннарда барыбер провинцияләр дип атыйлар.

Екатерина II тарафыннан 1780 елның 27 декабрендә үткәрелгән реформа нәтиҗәләре буенча Сембер провинциясеннән Сембер наместниклыгы оештырыла.

Провинциянең воеводалары һәм комендантлары

үзгәртү
Фамилиясе, исеме, атасының исеме Дәрәҗә, исем Чор Искәрмәләр
Бахметев Иван Ефремович обер-комендант 1708 — 1712 1708 елда Сембер өязе яңа төзелгән Казан губернасы составына керә.
Мещерский Михаил Богданович[8] князь, майор, воевода 1717 — 1719 1717 елда Сембер өязе Әстерхан губернасы составына керә. 1719 елда Сембер өязеннән Сембер провинциясе барлыкка килә.
Кикин Иван Васильевич воевода 1719
Нестеров Александр Алексеевич[9]. подполковник, комендант 1720
Обухов Фёдор Иванович[8] асессор 1720 — 1722
Хрущев Фёдор Фёдорович стольник һәм воевода 1723 — 1727
Толстой Борис Иванович[10] полковник һәм воевода с 14 марта 1727 ст. 1728 елда Казан губернасы составына кайтарыла
Бекетов Афанасий Алексеевич[11][12][13] полковник, воевода 1729 — 1731 1730 елда шәһәр янып бетә. Комиссар Семен Якушев (Мякишев) һәм канцелярист Никита Емельянов була[14].
Новиков Иван Васильевич[15] статский советник, воевода 1731 — 1732
Гурьев Селиверст Данилович[16] воевода 1732 — 1733 1733 елның 16 апреленнән шәраб һәм провиант подрядлары буенча закон бозулар турындагы эш буенча тикшерү астына алына. 1733 елның 23 апрелендә воевода вазыйфасыннан азат ителә.
Немков Иван Иванович[15] полковник, воевода 1733 — 1738
Волконский Григорий Григорьевич князь, полковник, воевода 1740 — 1741 1740 елда шәһәр янып бетә[17]
Соковнин Пётр Алексеевич чын дәүләт киңәшчесе, воевода 01.01.1742 — 01.01.1744
Бекетов Афанасий Алексеевич[13] воевода 1751 — 1752
Ходырев А. А.[18] воевода 1752
Чернышёв Пётр Матвеевич полковник, комендант 1766 — 1773
Рычков Андрей Петрович [19] полковник, комендант 1774 Пугачёв бунты вакытында, Карсун янында (БазарҮрәнендә) үтерелгән.

Танылган кешеләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. В 1780 году Синбирск был переименован в Симбирск.
  2. Указ Петра I «Об устройстве губерний и об определении в оныя правителей».
  3. Согласно указу Пётра I от 29.05.1719 г. «Об устройстве губерний и об определении в оныя провинции».
  4. "В 1737 г. в составе Казанской губернии была образована Симбирская провинция." /.Тархов С. | Изменение административно-территориального деления России за последние 300 лет (новая версия, полный вариант) | Журнал «География» № 15/2001;geo.1sept.ru.Дата обращения: 10 апреля 2020.
  5. Астраханская губерния была образована 22.11.1717 г., путем разделения Казанской губернии.
  6. Рычков Андрей Петрович (1730 — 1774), сын Рычкова Петра Ивановича.
  7. Изменение административно-территориального деления России за последние 300 лет
  8. 8,0 8,1 Симбирск провинциальный. Улпресса. 2020-01-05 тикшерелгән.
  9. Никита Семенович Нестеров — стольник. комендант по Симбирску на 1720г. әлеге чыганактан 2020-07-17 архивланды. 2022-01-30 тикшерелгән.
  10. Борис Иванович Толстой р. до 1686 ум. после 1752 — Родовод. 2020-07-17 тикшерелгән.
  11. Афанасий Алексеевич Бекетов ум. 1771 — Родовод. 2020-07-17 тикшерелгән.
  12. Археологи нашли в Казани склеп симбирского воеводы XVIII века Афанасия Бекетова. 2020-07-17 тикшерелгән.
  13. 13,0 13,1 Старинный род Бекетовых /. 2020-07-17 тикшерелгән.
  14. Архивы В. П. Мещеринова, П. В. Анненкова, А. В. Толстого, Л. А. Прушакевича и др. Царские грамоты / № 25. 1730 г. Лоездная наказная память.... әлеге чыганактан 2020-02-17 архивланды. 2020-09-19 тикшерелгән.
  15. 15,0 15,1 «Еретик» Яков Яров. 2020-07-17 тикшерелгән.
  16. ВОЕВОДЫ И ВОЕВОДСКОЕ УПРАВЛЕНИЕ — Ульяновское областное отделение РГО. 2020-07-17 тикшерелгән.
  17. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок :0 не указан текст
  18. Путеводители по российским архивам /. Следственная комиссия о симбирском воеводе А. А. Ходыреве | База данных «Путеводители по российским архивам». guides.rusarchives.ru. 2020-04-03 тикшерелгән.
  19. Рычков Андрей Петрович (1730 — 1774), сын Рычкова Петра Ивановича.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр 2

үзгәртү
  1. Симбирская губерния 1859 г.. web.archive.org (2010-07-19). әлеге чыганактан 2010-07-19 архивланды. 2019-10-22 тикшерелгән.