Сасэн

K-pop-музыкантларның җанатарлары

Сасэн (кор. 사생팬?, 私生?, ингл. sasaeng fan) ― Көньяк Корея неологизмы, ул K-pop музыкантларның җанатарларын аңлата, әлеге җанатарлар үз кумирларын фанатик рәвештә яраталар һәм кайбер очракларда алар өчен законны бозарга сәләтле[1]. Көньяк Корея түрәләре бу проблеманың уникальлеген таныган, шулай ук аның турында борчылуларын белдергән[1][2]. Бу термин аркылы кайбер башкаручылар белән бик көчле мавыгуны да аңлатырга мөмкин, нәкъ менә агрессивлык һәм кумир тормышын җентекләп күзәтергә тырышулар сасэннарның аерым билгеләре булып санала[3]. Сасэннар K-pop башкаручылар тарафыннан бик тискәре кабул ителә, мәсәлән, JYJ[d] төркеме җырчысы Ким Джеджунның[d] сасэн-фанатканы шәхси тормышына үтеп керүдә гаепләп, аны судка биргән очрагы билгеле[4].

Сасэн
Кызыксынулары K-pop

Сәбәпләре үзгәртү

Гадәттә, бу хәл чын тормышта күпчелек очракта менеджерлар, сакчылар яки башка җанатарлар күп булу сәбәпле, кайбер җанатарларның музыкант белән турыдан-туры аралашу яки аны сәхнәдән тыш күрү мөмкинлекләре аз булу белән аңлатыла,. Баштарак фанат кызлар кумирга бүләк биреп, аның белән берничә сүз алмашу мөмкинлеге белән генә чикләнсәләәр, тора-бара шәхси чикләрне бозып, кумирлары белән үзләрен иркенрәк тота башлаганнар[5]. Кайбер Канада басмалары, Көньяк Корея башкаручыларының Вашингтондагы концертларын тасвирлап, сасэннар белән параллель үткәрә һәм «яшь кызлар максималь фокуслы телефоннар тотып, ярсулы сикерәләр, кычкыралар һәм башкаручыларны җенси аллалар дип атыйлар. Болар барысы да гормоннар белән артык тулган бизгәк тоткандагыдай атмосфера тудыра», ― дип яза[6].

«Чунъанъ ильбо» (lang-ko|중앙일보) Көньяк Корея басмасы Ли Джисун исемле K-pop (Кэй-поп) фанат кызларының берсе үзенең кумирын көн саен күзәтеп тору өчен 1 миллион вон (якынча 900 доллар) сарыф итә, еш кына таксистлар аша «махсус сасэн» хезмәтләрен куллана. Бу чыгымнарны түләр өчен, ул вакыт-вакыт кибеттә эшли һәм әти-әнисенә (алардан акча алу өчен) шәхси мәктәптә укуын яза. Аның сүзләренчә, кайбер кызлар хәтта кумирны күзәтеп торырлык акча эшләү өчен проституция белән шөгыльләнәләр[2].

Билгеле очраклар үзгәртү

  Видеода Ючхон бинадан чыгып, җанатарларның зур төркеме аша барганда, кинәт кыз кулын сузып, аның йөзенә суккан. Җырчы, башка җанатарлар кебек үк, шаккаткан кебек тоела. Кыз аңа суга, чөнки ул: «Әгәр мин аңа суксам, ул нәкъ мине исендә калдырачак», ― дип уйлый .
ShowAsia[7]
 

Матбугат конференцияләренең берсендә JYJ төркеме җырчылары мондый эзәрлекләү очраклары булуын һәм аларның шәхси тормышларына тыкшыну омтылышларын раслый. Җырчылар әйтүенчә, аларның йорт ишекләрен ватып кереп, биналарны фотога төшерергә һәм шәхси әйберләрен урларга күп тапкырлар омтылышлар булган[8]. Төркем әгъзалары моңа охшаш күренешкә 2003 елда ук юлыкканнар, ул вакытта аларның элеккеге төркеменең дебют альбомы чыккан булган. Төркем әгъзаларының берсе Пак Ючхон[d] йорты янында фанатлар яшерен видеокамералар урнаштыралар[9], ә TVXQ җырчысы Чон Юнхога[d] кемдер коктейленә суперҗилем өсти[10], шуннан соң аңа медицина ярдәме күрсәтергә туры килә[11]. Соңрак бу эшне төркем дошманнарыннан берсе оештырган булуы ачыклана[12][13].

Сәламәтлеккә зыян килү үзгәртү

Берничә Көньяк Корея журналы хәбәр иткәнчә, 40 яшьлек бер хатын-кыз яраткан кумиры төшкән дораманы (Япония телесериаллары), ике сәгать йокларга гына туктап алып, өч көн эчендә «залп белән» караганнан соң сукырайган. Ул, күрү сәләте кискен начарлана башлаганын сизеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итә, анда аңа «яман шешле глаукома» диагнозы куела. Табиб сүзләренчә, егерме еллык стажында ул үзен дорама белән глаукомага китергән пациентны беренче тапкыр күргән[14][15].

Берлинда B2ST төркеменең беренче чыгышын тасвирлап, Алмания матбугаты күп кенә җанатарларның, кумирларны күрер өчен, салкын һава торышына карамастан, урамда йоклаганнарына игътибар итә, ә бер җанатар кыз, салкыннан калтырап, бу концертны «ел буе» көткәнен таный[16][17].

Сингапурда Super Junior[d] турнесы вакытында, сигезләп сасэн-фанат машинасы җырчы егетләр утырган машинаны куып җитәргә тырышкан. Төркем вәкиле, «бу машиналар аларга якынлашканда җырчылар шактый нервлана башладылар», дип сөйләгән. Ләкин ахыр чиктә, фанатларның бер машинасы икенче машинага бәрелә, һәм бу бәрелү авария китереп чыгара[18].

Бу хәл үз автомобильләрендә кумирларын эзәрлекләргә тырышкан фанатларның тизлек арту сәбәпле авыр юл-транспорт һәлакәтләренә эләгүенең беренче очрагы гына булмый[19].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ‘Sasaeng Stalkers’ (Part 1): K-pop fans turn to blood, poison for attention | Singapore Showbiz — Yahoo! Entertainment Singapore.
  2. 2,0 2,1 When an autograph isn’t enough-INSIDE Korea JoongAng Daily 2013 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган.
  3. Sasaeng fans: "$400 on a taxi is not a waste". әлеге чыганактан 2013-05-30 архивланды. 2012-10-06 тикшерелгән.
  4. Corea: JYJ demanda a “Dispatch” por $100,000 debido a difamación | Peru.com. әлеге чыганактан 2016-01-26 архивланды. 2024-02-29 тикшерелгән.
  5. "택시비 40만원, 아깝지 않아"…스타 쫓는 사생팬의 두 얼굴 : 네이트 뉴스
  6. K-pop craze: The K Factor. 7 сентябрь 2012 тикшерелде.
  7. В Интернете появилось видео с нападением фанатки на Ючхона из JYJ
  8. JYJ members confirm invasion of privacy, surveillance by stalker fans | The Manila Bulletin Newspaper Online 2012 елның 4 май көнендә архивланган.
  9. JYJ 박유천, 사생팬들이 주차장에 CCTV까지? ‘충격’ : 네이트 뉴스.
  10. TVXQ’s Yunho finally talks about being poisoned by an anti.
  11. KBS GLOBAL 2006 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
  12. Super Junior’s «Bra Treatment» in Paris receive attention.
  13. 120406 Super Show 4 Paris — Yesung with Bra — YouTube.
  14. Taiwanese Woman Almost Loses Eyesight Watching Korean Dramas | Soompi.
  15. SBS PopAsia(үле сылтама)
  16. B2ST on german tv channel kika 12/2/14 (with eng subs) — YouTube.
  17. «Beast» — erfolgreicher Pop aus Südkorea — ZDF heute — ZDFmediathek — ZDF Mediathek
  18. Korean boyband in 6-vehicle pile-up on ECP.
  19. Super Junior′s Heechul Rants about Sasaeng Fans and Corrupt Taxi Drivers Before Deactivating Twitter — MNET(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү