K-pop, Кэй-поп, ингл. Korean pop аббревиатурасы[1][2]Көньяк Кореяда яңа музыка жанры, ул 1990-еллар уртасында электропоп[d], хип-хоп[d], заманча R’n’B[d] кебек көнбатыш музыка жанрлары элементларын җыйган.

K-pop
Юнәлеш: поп
Чыганаклары: бию музыкасы + электроника + электропоп + хип-хоп + рок
Башлану вакыты һәм урыны: 1990-еллар, Көньяк Корея
Чәчәк ату чоры: 2000-елларх. в.
Тугандаш: J-pop
C-pop
Q-pop
BTS төркеме

Американың Rolling Stone музыка журналы авторы фикеренчә, K-pop «модалы көнбатыш музыкасы һәм югары энергияле япон поп катнашмасы» булып тора һәм «тыңлаучыларның башларын кабатлана торган „эләктергечләр“ ярдәмендә, кайвакыт инглиз телендә аулый». K-pop «стильләр катнашлыгы буенча бара, җырлауны да, рэпны да берләштерә һәм хәрәкәтләргә һәм көчле визуаль эффектларга аерым басым ясый»[2]. Көньяк Кореяда бу термин астында Корея поп-музыкасының теләсә кайсы юнәлеше аңлатылырга мөмкин булса да, чит илләрдә K-pop дип бары тик югарыда күрсәтелгән жанрлар катнашмасында башкарылган, концепциясе буенча Япон идолларына охшаш айдоллар башкарган музыка гына аңлатыла[3]

K-pop җыр-музыка гына түгел, ә бөтендөнья биюләрен һәм Көньяк Кореяның үзенчәлекле киемнәрен (модасын) берләштергән яшьләр субкультурасы да. Аны җырчылар һәм биючеләр буларак айдоллар буларак билгеле яшьләр төркеме башкара. Алар блюз һәм рэпны кушып җырлыйлар, Корея шигырьләрен генә түгел, инглиз шигырьләрен дә өстиләр. K-pop модага кергән көнбатыш җыры һәм уникаль тавыш чыгаручы һәм кешеләргә шунда ук тәэсир итүче югары энергияле япон җырлары катнашмасы булып тора[4][5]. Пекин журналистлары аның бөтен дөньяда бик актив үсеш алуына гаҗәпләнеп, бу Корея музыка жанрын K-pop (Кэй-поп) дип атаганнар.

K-pop ― музыка гына түгел. Жанр бөтен дөнья яшьләре арасында популяр субкультурага әверелә, ул Көньяк Кореяның заманча модасы һәм стильләре белән кызыксыну аша хәрәкәтләнә. Интернет һәм цифрлы контент ярдәмендә K-pop элек уйланмаслык киң аудиториягә ирешә. Көньяк Кореяның Поп-мәдәнияте бүген Азия-Тын океан төбәгендә яшьләр мәдәниятен хәрәкәтләндерүче факторларның берсе булып тора, Кытай, Гонконг, Япония, Тайвань һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең шактый зур өлешенә аерым басым ясала.

K-pop-ның популярлыгы үзгәртү

Аз билгеле K-pop социаль челтәрләр, кәрәзле телефоннар барлыкка килү белән таныла башлый, алар ул вакытта Корея IT-индустриясе артыннан үсеш ала. Шулай итеп, интернет, яңа технологияләр үсеше бөтен дөнья буенча K-pop җанатарлары санының үсүенә төп сәбәп була. Хәзерге K-pop үсешенең иң югары ноктасында тора. Ул яшьләр арасында шулкадәр популяр булган ки, хәтта 2010 елда Көньяк Корея Президенты һәм Youtube идарәсе очрашкан җыелышта K-pop өчен махсус [youtube.com/k-pop] дип аталган аерым канал булдырылган. Шул исәптән беренче 3 урынны алган караулар бар. 3,9 миллиард карау эчендә 2012 елда Psy Gangnam Style видеосының 2 422 миллион карау, 2013 елда Gentleman видеосы 867 миллион карау, ә PSYfeat тарафыннан 2012 елда OPPA just is my style видеосы 890 миллион карау тәшкил итә.

K-pop-ның актив һәм киң таралган булуының бер сәбәбе: Америка композиторы, язучы Куинси Дилайт Джонс Billboardка: «мин Кореяның күп кенә концертларына йөргәндә аларның җырларына шаккаттым. Сәхнәдә үзеңне тоту, хореография һәм башкару искиткеч иде, ләкин иң мөһим нәрсә ― мин Корея җырының рухын тойдым», ― дип әйткән. Корея җырының танылган булуына тагын бер гарантия ― оештырылган турлар. Анда яраткан төркемеңне күрергә мөмкин. 2009 елда 7000дән артык фанат Сеулга K-pop Tour аша килгән. Ул вакытта JYJ дип аталган төркем концерты була. Шул төнне күп кенә җанатарлар бөтен дөньядан җыелып, төнне Барселонада үткәрәләр.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. K-Pop (ko). Doosan Encyclopedia. әлеге чыганактан 2012-08-28 архивланды. 2012-07-01 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Jeff Benjamin (2012-05-18). The 10 K-Pop Groups Most Likely to Break in America. Rolling Stone. әлеге чыганактан 2012-08-28 архивланды. 2012-06-27 тикшерелгән.
  3. K-Pop. Doosan Encyclopedia. Naver. әлеге чыганактан 2012-10-27 архивланды. 2012-03-11 тикшерелгән.
  4. Hartong Jan Laurens. Musical terms worldwide: a companion for the musical explorer. — Semar Publishers, 2006. — P. 15. — ISBN 978-88-7778-090-4.
  5. Jeff Benjamin. The 10 K-Pop Groups Most Likely to Break in America 2012 елның 10 июль көнендә архивланган. ((ингл.)). Rolling Stone 

Сылтамалар үзгәртү