Сара Алпыс кызы Назарбаева (каз. Сара Алпысқызы Назарбаева; 1941 елның 12 феврале, Кызыл Җар авылы, Караганда өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ) — Бөбек милли фондына нигез салучы һәм аның Президенты. Казакъстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның хатыны.

Сара Назарбаева
Туган телдә исем каз. Сара Алпыс қызы Назарбаева
Туган 12 февраль 1941(1941-02-12) (83 яшь)
Кызылъяр (Бокар Җырау районы), Бухар-Жырауский район[d], Караганды өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Казакъстан
Һөнәре сәясәтче
Җефет Нурсолтан Назарбаев
Балалар Дарига Нурсултановна Назарбаева[d], Динара Нурсултановна Кулибаева[d] һәм Алия Назарбаева

Тормыш юлы үзгәртү

Сара Назарбаева 1941 елның 12 февралендә Караганда өлкәсенең Кызыл Җар авылында туа. Куандык ыруы Морат токымыннан Аргын нәселеннән килеп чыга.

Бер тапкыр кияүдә була, 1962 елда Нурсолтан Назарбаевка кияүгә чыга. Өч кызы (Дарига, 1963; Динара, 1967; Алия, 1980), сигез оныгы (Нурали, 1985; Алтай, 1990; Айсултан, 1990—2020; Венера, 2000; Дениза, 2004; Алиша, 2010; Тиара, 2007; Алсара, 2011), ике оныкчыгы (Лаура, 2003; Алан, 2005) бар.

1992 елның февраленнән — «Бобек» Республика балалар хәйрия фондына нигез салучы һәм президенты.

1994 елның июленнән — «Казакъстанның SOS балалар авыллары» фонды президенты («Киндердорф Интернациональ» Австрия фонды филиалы).

1999 елның мартыннан «Демография» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе.

«Үзаң» дип аталган әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу буенча белем бирү проекты авторы: аның төп максаты — гомумкешелек кыйммәтләрен торгызу, балаларны үз-үзе белән һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә өйрәтү.

Китаплар үзгәртү

Сара Назарбаева сәламәт яшәү рәвешенә багышланган берничә китап авторы:

  • Порфирий Корнеевич Ивановның «Детка» системасын кулланып, укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм үстерү, аларның әхлакый тәрбиясенең педагогик проблемалары (1999);
  • Кеше сәламәтлеге һәм П. К. Ивановның «Детка» системасы (1999, автордаш);
  • Үзенә юл. Порфирий Корнеевич Ивановның сәламәт шәхес тәрбияләү ысулы буларак өйрәтүе (1999);
  • Тормыш этикасы (2001);
  • Мәхәббәт белән (2001);
  • «Үзаң» (2009). Казакъстанда яңа уку фәне өчен дәреслек[1].

Бүләкләр үзгәртү

  • I дәрәҗә Дуслык ордены (Достык) (2001 елның декабре)[2];
  • Чыңгыз Айтматов исемендәге Алтын медаль (2003 елның ноябре) — үзаң фәлсәфәсенә һәм уку культурасына керткән өлеше өчен[3];
  • БМО — ЮНИСЕФ Балалар фондының истәлекле медале (2007 елның декабре)[4];
  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Ихсан Дограмачи исемендәге халыкара премиясе;
  • «SOS-Киндердорф» Халыкара фондының Алтын медале (1999 ел) — ятим балалар мәсьәләләрен хәл итүдә аерым казанышлары өчен[5];
  • «Unity» халыкара премиясе;
  • «Курманжан датка» премиясе — үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, хәйриячелек һәм рухи формалаштыру өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен;
  • Казакъстан Республикасының Мактаулы мәгариф хезмәткәре[6];
  • «Бердәмлек йолдызлары» дәүләт премиясе лауреаты;
  • Дан һәм намус ордены (Урыс Православ Чиркәве, 2011)[7];
  • I дәрәҗә Изге равноапостол княгиня Ольга ордены (РПЦ, 2016)[8];
  • II дәрәҗә «Барыс» ордены (2017);
  • I дәрәҗә «Барыс» ордены (2019)[9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Today.kz. Предмет «самопознание», разработанный Сарой Назарбаевой, становится обязательным и в школах, и в вузах РК с нового учебного года. әлеге чыганактан 2012-07-14 архивланды. 18 сентября 2010 тикшерелгән.
  2. Ирония судьбы или… C юбилеем! Назарбаев наградил орденами и медалями ближайших родственников. әлеге чыганактан 2008-12-02 архивланды. 2009-07-16 тикшерелгән.
  3. «За вклад в философию самопознания и культуру чтения». Сара Назарбаева получит золотую медаль им. Чингиза Айтматова. әлеге чыганактан 2012-08-21 архивланды. 2009-07-16 тикшерелгән.
  4. Биография на сайте centrasia.org
  5. Казахский путь к всеобщей гармонии. әлеге чыганактан 2008-07-04 архивланды. 2009-07-16 тикшерелгән.
  6. Биография на сайте wok.kz. әлеге чыганактан 2011-08-17 архивланды. 2009-07-16 тикшерелгән.
  7. Первой леди Казахстана вручен орден Русской Православной Церкви «Славы и Чести»(үле сылтама)
  8. Святейший Патриарх Кирилл наградил президента Республиканского фонда «Бобек» С. А. Назарбаеву орденом равноапостольной княгини Ольги(үле сылтама)
  9. Накануне Дня Независимости ряду казахстанцев присуждены государственные награды

Сылтамалар үзгәртү