Самар татар-башкорт педагогика техникумы
Самар татар-башкорт педагогика техникумы (рус. Самарский татаро-башкирский педагогический техникум) ― 1921–1932 елларда Самарада эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирүче, милли кадрлар – мөгаллимнәр әзерләүче мәгариф учреждениесе.
Самар татар-башкорт педагогика техникумы | |
---|---|
Нигезләү елы | 1921 |
Ябылу елы | 1932 |
Урын | Самар |
Тарих
үзгәртү1920-еллар башында Самар губернасында мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирүне гамәлгә кертү өчен әзерлек бара. ВКП(Б) губерна комитеты утырышында «Өлкәнең татар-башкорт халкы мәгарифе торышы» мәсьәләсе карала. Мәктәпләрнең шәхси йортларда урнашкан булуы, укытучылар җитешмәү (1 укытучыга 90 бала туры килә), дәреслекләр булмау, укытучыларның белемнәрен күтәрү кирәклеге ассызыклана.
1920―1930 елларда Самара шәһәрендә өч татар балалар бакчасы, ике мәктәп (берсе 27нче мәктәп) эшләп килгән. Мәктәпләрдә укыту туган телдә алып барыла. Уку планында беренче урында татар теле тора. Укытучылар дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш эшләрдә дә туган телгә хөрмәт тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Мәктәпләрдә татар музыкасы даими яңгырый.
1921 елда Самарада татар-башкорт педагогия техникумы ачыла[1], директор вазифасын тәҗрибәле педагог Һади Кәримов башкара, ул укырга кергән яшьләрне әзерлекле укытучылар итеп үстерү өчен зур көч куя. Техникум (соңрак училище) 11 ел дәвамында совет тибындагы яңа мәктәпләр өчен милли кадрлар: татар һәм башкорт милләтеннән булган яшьләрне Октябрь инкыйлабыннан соң ачылган яңа төрдәге уку йортларында ― совет мәктәпләрендә эшләячәк милли кадрлар – мөгаллимнәр итеп әзерли. Татар мәктәпләрен (шул исәптән, Самараның 27нче татар мәктәбен) тәмамлаган укучылар (алар арасында Таһирә Шәрәфетдинова, Зифа Халикова, Кәрим Батталов, Ногман Садриев, Зөһрә Әбубакирова, Зифа Каһирова, Факиһә Аникеева, Вәсимә Халикова һ.б.) педтехникумга укырга кереп, аны бетергәч, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып китә, яисә медицина белеме алып, алга таба шәфкать туташлары, табиблар булып эшли башлый (алар арасында Мәрьям Латыйпова (Самара шәһәре), Эда Шәмгунова (Губанкүл бистәсе), Хәдичә Сафина (Идәй бистәсе), Миңнеҗиһан Галимова, Касыйм Вәлиев (медицина институты доценты).
Педтехникумны бетергәннәрнең күпчелеге авыл районнарындагы мәктәпләргә җибәрелә. Алар укучыларга татар теле, рус теле, арифметика фәннәрен өйрәтә, музыкадан башлангыч белем бирә. Кич белән укытучылар янәдән укытучы өстәле артына утыра: өлкәннәрне укырга-язарга өйрәтәләр - илдә наданлыкны бетерү буенча бөтенсоюз кампаниясе бара. Авыл сәхнәләрендә татарча концертлар, татар язучылары әсәрләре буенча куелган спектакльләр оештыралар.[2]
Кыска вакыт аралыгында татар халкының укый-яза белү күрсәткече сизелерлек арта. 1897 елда 18,1 % тәшкил итсә, 1926 елда татар халкының 30,2 % ы белемле исәпләнә. Ил буенча алганда, укый-яза белүчеләр саны буенча, руслар, украиннардан кала, татарлар 3 нче урында тора.
1930-еллар башында хәзерге Ырынбур өлкәсеннән Мордва республикасына кадәр зур территорияне колачлаган Урта Идел краенда 435 татар мәктәбе, 1157 укытучы эшләгән. Мәктәпләрдә 46 600 татар баласы белем алган. 1930 елларда татар яшьләре туган телләрендә төрле техникумнарда белем ала, мәсәлән, педтехникумда (809 кеше), медицина хезмәткәрләре мәктәпләрендә (184), авыл хуҗалыгы техникумында (293), совпартмәктәптә (341) һәм башка учреждениеләрдә (барлыгы 1755 кеше)[3].
Бина
үзгәртү1921―1929 елларда техникум Бертуган Коростелевлар урамы, 144нче йорт адресы буенча урнашкан булган (хәзерге өлкә финанслар департаменты бинасы). Әлеге бинага истәлек тактасы куелган: «Бу бинада 1921―1929 елларда РСФСР Мәгариф халык комиссариатының татар-башкорт педагогика техникумы урнашкан булган» (рус. В этом здании с 1921 по 1929 гг. находился татаро-башкирский педагогический техникум народного комиссариата просвещения РСФСР)[4].
Әлеге уку йортын тәмамлаганнар
үзгәртү- Һәдия Дәүләтшина, башкорт язучысы, С. Юлаев бүләге иясе, «Ыргыз» романы белән танылган.
- Байназар Әлменов, рәссам, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе[5].
Юкка чыккан милли кадрлары әзерләү йортлары
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Шамил Галимов. Самар татарлары(үле сылтама)
- ↑ Минзакир Нуртдинов. Система национального образования Самарской области: в поисках утерянного. «Азан» гәҗите (Самар), № 2, 1997 ел.(үле сылтама)
- ↑ Многонациональный Самарский край. Общественные организации
- ↑ Мемориальная доска Татаро-башкирскому педагогическому техникуму, мемориальная доска, закладной камень, ул. Братьев Коростелёвых, 144, Самара. Яндекс Карты
- ↑ арт16.ру сайтында