Салават районы татар авыллары

Салават районы (баш. Салауат районы, рус. Салаватский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан.

Салават районы

Районда барлыгы 60 авыл бар, шуларның 8 татар авылы. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган. Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган.

XVII гасырда ук биредә татарлар яшәгән торак пунктлар булган. Төбәкнең күпчелек авыллары пермь татарларын күчерү, шулай ук бирегә мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.[1]

Иң зур татар авыллары: Нәсибаш, Лаклы, Таймый[2].

Алардан тыш татар авыллары Татар Малаязы, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново бар.

Шәрип, Миәшагар һәм Нәсибашта күпчеклекне мишәрләр алып тора. Чулпан авылы Миәшагардан бүленеп чыга.

Юкка чыккан татар авылы: Калтай Алга.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  2. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  3. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.