Саин Моратбәков

казакъ язучысы

Саин Моратбәков, Саин Моратбәк улы Моратбәков[1] (каз. Мұратбеков Сайын Мұратбекұлы, 1936 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Алматы өлкәсе, Таллыкурган районы, Конгыр — 2007 елның 13 марты, Казакъстан, Алматы) — совет казакъ язучысы, журналист. М. Әвәзов исемендәге Әдәби (1990), Казакъстан Республикасының Дәүләт (2006) премияләре лауреаты. Казакъстанның атказанган эшлеклесе (1997).

Саин Моратбәков
каз. Сайын Мұратбеков

Тугач бирелгән исеме: Саин Моратбәк улы Моратбәков
Туу датасы: 15 октябрь 1936(1936-10-15)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Казакъ АССР, Алматы өлкәсе, Таллыкурган районы, Коңгыр
Үлем датасы: 13 март 2007(2007-03-13) (70 яшь)
Үлем урыны: Казакъстан, Алматы
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Казакъстан Казакъстан
Эшчәнлек төре: язучы−прозаик
Иҗат итү еллары: 1961—2007
Юнәлеш: авыл прозасы
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: казакъ
Дебют: « Минем сеңелем» хикәяләр җыентыгы (1961)
Премияләр: Әвәзов исемендәге Әдәби премия
Казакъстан Дәүләт премиясе
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены Казакъстанның Курмет ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1936 елның 15 октябрендә Алматы өлкәсе Таллыкурган (хәзерге Ескелде) районы Коңгыр авылында туган. Әтисе Сәфәргали найман кабиләсеннән. Әнисе Разия 1942 елда үлгән. 6 яшьлек бала бабасы Моратбәк тәрбиясендә калган. Әтисе сугыштан кайткач, Сәхипҗамал исемле, медик белемле татар кызына өйләнгән[2] [3].

Таллыкурганда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сарболак совхозында укытучы булып эшли. Газеталарда басыла башлый. 1959 елдан — «Коммунизм таңы» газетасының әдәби хезмәткәре. Казакъ дәүләт университетының журналистика бүлегенә керә алмагач, Театр институтында бер ел укый.

1963 елда С. М. Киров исемендәге Казакъ дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый..

1962—1972 елларда — «Қазақ әдебиеті» газетасы, «Жұлдыз» журналы редакцияләрендә бүлек мөдире, Казакъстан Язучылар берлегенең сәнгать әдәбиятын пропагандалау бюросы директоры.

1971 елда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый.

1972—1977 елларда — Казакъстан компартиясе ҮК мәдәният бүлегендә инструктор һәм сектор мөдире.

1977 елда Олжас Сөләйманов белән бергә Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы язучылар—халыкара хәл белгечләре курсларын тәмамлый.

1977—1980 елларда «Қазақ әдебиеті» газетасының баш мөхәррире булып эшли.

1980—1984 елларда — Казакъстан ССР Язучылар берлеге идарәсе секретаре, 1984—1986 елларда — «Жазушы» нәшрияты директоры, 1988—1991 елларда — Казакъстан ССР Язучылар берлегенең икенче секретаре.

КПСС әгъзасы, ХІ чакырылыш (1984—1989) Казакъстан ССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Соңгы елларда Саин Моратбәков каты авырый. Кызының вакытсыз вафат булуы, инсульт кичерүе һәм башка җитди авырулары сәламәтлегенә зыян салган [4].

Иҗаты үзгәртү

Совет казакъ колхозының катлаулы тормышын, гади кешеләрнең — авыл зыялыларының, чабаннарның, мәктәп укучыларының көндәлек мәшәкатьләрен һәм хезмәтен гәүдәләндергән авыл прозасы юнәлешендә повесть һәм хикәяләр авторы буларак билгеле. Аның игътибар үзәгендә — омтылыш һәм гамәлләренең никадәр дөрес булуын ачыкларга мөмкинлек бирүче төрле шартларда кешеләрнең үз-үзләрен тотышы.

«Минем сеңелем» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1961 елда чыга. Аннан соң «Авыл утлары» (1964), «Кыр» (1967), «Яшьләр йорты» (1968), «Кыргый алмагач» (1972) һ. б. хикәяләр һәм повестьлар китаплары басыла.

«Күсен-Күсәкә» хикәясендә чабан Күсен язмышы аша язучы казакъ даласының тормышын, аның халкының тыныч хезмәт сөючәнлеген, көндәлек көнкүрешенең аскетизмын, бәйрәмнәренең колачлы булуын күрсәтә алган. Хикәя герое чабан Күсен, тормышта күпне күргән кеше, фронтовик булса да, барыбер дала баласы, беркатлы булып калган адәм җәй буе эшләгән акчасын алырга район үзәгенә китә. Акчасының бер өлешен балаларына җибәрә, әмма кайбер намуссыз туганнары һәм «дуслары» колхозчының гадилегеннән һәм ярдәмчел булуыннан файдалана, нәтиҗәдә, чабан Күсен акчасын әлеге адәмнәрнең «ихтыяҗларына» сарыф итә һәм өенә бер тиенсез әйләнеп кайта.

«Кыргый алмагач» повестенда сугыш еллары авылы тормышы Кокинай кушаматлы эт язмышы аша тасвирлана: сугышка кадәр аның өе дә, йорты да, Басен исемле хуҗасы да була, үзе дә тирә ― юньдә иң яхшы аучы эте санала, ләкин сугыш тыныч тормышны җимерә — хуҗасы фронтка китә. Эт хуҗаның туганнарына бармый, кыргый алмагач янында үзенә урын таба һәм Басенның сугыштан кайтуын көтәргә кала. Әмма явыз кешеләр аның көчекләрен үтерә, шуннан соң ул юкка чыга, авыл халкына ләгънәт төшә.

Язучының әсәрләре СССР һәм чит ил халыкларының телләренә тәрҗемә ителгән. «Әрем исе» Казанда татар телендә басылып чыккан.

«Әрем исе» үзгәртү

Язучыга танылу 1942 елда әтисен сугыштан көтүче малай – Аянның тормышын тасвирлаучы, 1976 елда «Халыклар дуслыгы» китапханәсендә чыккан «Әрем исе» («Жусан иісі») автобиографик повесте аша килә. Әрем исе балалар өчен фронтка киткән әтиләре һәм абыйларының символына әверелә [5]. М. О. Әвәзов исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы тарафыннан расланган «Казакъ әдәбияты китапханәсе» сериясендә басылып чыга [6]. 2014 елда повесть «Бер ил — бер китап» республика акциясе барышында бердәм уку өчен китап итеп сайланган [7].

Экранлаштыру үзгәртү

  • 1975 елда режиссер Сапар Сөләйманов «Минем сеңлем» һәм «Җәйге төн» хикәяләре мотивлары буенча «Сөеклем» (рус. Любимая) исемле кыскаметражлы фильм төшерә.
  • 1977 елда Саин Моратбәков сценарие буенча режиссер Шәрип Бейсембаев «Казахфильм» киностудиясендә «Улы кайту» (рус. Возвращение сына) фильмын төшерә.
  • 1983 елда режиссер Сәкен Нарымбетов «Ленфильм» киностудиясендә Саин Моратбәковның шул исемдәге хикәясе буенча «Көзге бормалы юллар» фильмын төшерә [8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1981 – Хөрмәт Билгесе ордены (СССР)
  • 1990 – М. Әвәзов исемендәге Әдәби премия
  • 1997 – Казакъстанның атказанган эшлеклесе
  • 2003 – «Тарлан» бәйсез премиясе — милли казакъ әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен
  • 2006 – Казакъстанның Дәүләт премиясе
  • Хөрмәт ордены (Казакъстан)

Хәтер үзгәртү

  • 2017 елда Алматыда Саин Моратбәков яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган [9].

Сылтамалар үзгәртү

  • Духовный мир Саина Муратбекова // Сайт Северо-Казахстанской областной универсальной научной библиотеки им. Сабита Муканова
  • Абильмажинова Б. Читаем Саина Муратбекова // Северный Казахстан. - 2014. - 5 апреля. - С.5
  • Владимиров В. Возвращение к истокам: Правдивое слово о прекрасной жизни и вечных книгах моего друга и побратима Саина Муратбекова. //Нива.-2008.-№ 12.-С.92-124.
  • Владимиров В. Свет и тепло его сердца: Саину Муратбекову - 70 лет. //Казахстанская правда. - 2006.-24 ноября.
  • Кошелева Т. Ещё одна жемчужина в литературном наследии // Дружные ребята. - 2014. - 10 июня (№ 23). - С. 6
  • Саин Муратбеков // Писатели Казахстана: Справочник / Сост. М.Ауэзов и др.-Алма-Ата: Жазушы, 1982.-280 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Моратбәк — сугыш вакытында тәрбияләгән бабасының исеме, шуны фамилия итеп алган
  2. Лирон Хәмидуллин. Урта Азиядәге шәп татарыбыз. Казан утлары, 2021 ел, август, 161нче бит.
  3. Сайын Мұратбеков. С. Торайғыров атындағы Павлодар облыстық әмбебап ғылыми кітапханасы(казакъ)
  4. Саин Муратбеков. Биография
  5. Саин Муратбеков. Запах полыни
  6. Запах полыни
  7. История акции «Одна страна - одна книга»
  8. Сайын Муратбеков. kino-teatr.ru(рус.)
  9. На доме, где жил Саин Муратбеков, установили мемориальную доску. әлеге чыганактан 2019-01-04 архивланды. 2019-01-03 тикшерелгән.