Рөстәм Кәлимуллин (1958)

Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин (1958 елның 2 гыйнвары, Казаклар, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия сәясәт эшлеклесе, агроном. VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты әгъзасы.

Рөстәм Кәлимуллин
Туган 2 гыйнвар 1958(1958-01-02) (66 яшь)
Саба районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d]

 Рөстәм Кәлимуллин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Рөстәм Кәлимуллин 1958 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Саба районы Казаклар авылында туган[1]. 1974 елда Теләче мәдәният йортында киномеханик булып эшли. 1982 елда «галим-агроном» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. 1983—1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1984 елдан «Авангард» колхозы рәисе урынбасары, хуҗалык исәп-хисап сәүдә предприятиесе директоры, Саба районы райпо идарәсе рәисе. 1992 елдан 1999 елга кадәр — Теләче районы хакимияте башлыгы. 1999—2002 елларда — Татпотребсоюз идарәсе рәисе.

2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 2002 елдан — Мамадыш районы администрациясе башлыгы. 2006 елда — «Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы. 2010 елда — Татарстан Республикасы Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе.

2010 елның октябреннән 2021 елның сентябренә кадәр — «Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.

2021 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясеннән VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандаты ала[2].

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Калимуллин Рустам Галиуллович.
  2. Список избранных депутатов Государственной Думы РФ восьмого созыва.
  3. Калимуллин Рустам Галиуллович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. әлеге чыганактан 2021-10-27 архивланды. 2022-01-14 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү