Рәшит Мөхәмәтҗәнов

Мөхәмәтҗәнов Рәшит Абдулла улы (10 сентябрь 1940 ел6 гыйнвар 2019 ел) — укытучы, журналист, туган якны өйрәнүче[2]. 1-се Бөтендөнья башкортлар корылтае делегаты (1995).

Рәшит Мөхәмәтҗәнов
Туган 10 сентябрь 1940(1940-09-10)
Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Югары Урал районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР яки Яңа Ахун (Чиләбе өлкәсе), Форштадтское сельское поселение[d], Югары Урал районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 6 гыйнвар 2019(2019-01-06)[1] (78 яшь)
Верхнеуральск, Чиләбе өлкәсе, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре укытучы, журналист, өлкәне өйрәнүче

Биографиясе үзгәртү

Рәшит Абдулла улы Мөхәмәтҗәнов 1940 елның 10 сентябрендә Чиләбе өлкәсе Югары Урал районының Яңа Ахун авылында туган.

Түбән Тагил педагогия институтының нәфис-графика факультетын, 1978 елда «журналистика» һөнәре буенча Нижгар шәһәрендәге Югары фирка мәктәбен тәмамлаган.

1962 елда Верхнеурал шәһәренең 1-се урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эш башлый.

1964 елдан Югары Урал район газетасы «Красный уралец» белән хезмәттәшлек итә.

1973 елдан редакция штатына даими эшкә кабул ителә. Артабан чорда журналист мәкаләләренең төп темалары: туган як тарихы, дин, фольклор, башкорт һәм татар халыкларының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш йолалары. Ул беренчеләрдән булып якташларын районның күренекле башкорт һәм татар гаиләләре, аларның фото архивлары белән таныштыра.

1979—1985 елларда Рәшит Мөхәмәтҗәнов Чиләбе өлкәсенең Чесма районының «Степные зори» гәзите мөхәррире булып эшли[3].

1985—1990 елларда «Красный уралец» гәзите мөхәррире.

1993 елга кадәр Югары Урал район Советы башкарма комитеты аппаратында, аннары Форштадт мәктәбендә укытучы булып эшли.

Рәшит Абдулла улы Мөхәмәтҗәнов 2019 елның 6 гыйнварында Верхнеурал шәһәрендә вафат була[4].

Иҗади эшмәкәрлеге үзгәртү

Архивларда һәм музейларда купьеллык эзләнүләр белән шөгыльләнә, Көньяк Урал язучылары һәм тарихчылары белән хезмәттәшлек итә. Нәтиҗәдә «Урал елгасында» исемле белешмәлек 1999 елда «Заповедные уголки Южуралья» сериясендә «Рифей» нәшриәте тарафыннан басып чыгарыла. Китапта Верхнеурал һәм район тарихы, археология, мәдәният, табигать комарткылары тасвирламалары, күренекле якташлар, утарларга нигез салучылар, шулай ук йорт һәм предприятие хуҗалары турында бай мәгълүмат урнаштырылган. Басмада «Батырлар галереясы», «Верхнеурал ере елъязмасы», «Биографик сүзлек» исемле бүлекләр бар.

Китаплары үзгәртү

  • На Урал-реке
  • Победители : Очерки о верхнеуральцах, участниках Великой Отечественной войны. Р. А. Мухамедьянов. — Челябинск : Аркаим, 2005. — 219, (1) c., (8) л. ил. ISBN 5-8029-1180-8
  • Каширины.
  • Верхнеуральский край: земля и люди [Текст] / Р. А. Мухамедьянов. — Челябинск : Абрис, 2014. — 335 с., [4] л. цв. ил. : ил., карты, портр.; 24 см; ISBN 978-5-91744-082-8

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү