Рәмзия Хөсәенова

Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова (Шәрәпова) — гармунчы, җырчы, Зур Сәрдек халык театры артисты, нәфис сүз остасы, мәдәният оештыручысы, "Өзелмәсен кайтыр юлыгыз!" исемле китап авторы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (1992).

Рәмзия Хөсәенова
Туган телдә исем Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова
Туган 30 август 1963(1963-08-30) (60 яшь)
ССБР байрагы ССРБ, РСФСР байрагы РСФСР, ТАССР, Кукмара районы , Чишмәбаш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Кукмара районының Чишмәбаш авылында 1963 елның 30 августында дөньяга килә. Әнисе - Марзия апа укытучы, әтисе - колхозда шофер булып эшли. Башлангыч белемне туган авылында ала һәм 4 нче сыйныфка Зур Сәрдек урта мәктәбенә укырга килә. Данлыклы Зур Сәрдек мәктәбенең иң актив укучыларыннан берсе була ул - стена газетасы рәссамы, комсорг, үзешчән сәнгать артисты, укучылар комитеты рәисе. 1980 нче елда Рәмзия мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укуын тәмамламый, 1981 нче елның җәендә, каникул чорында вакытлыча эшкә килгән җиреннән Зур Сәрдек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләп кала. Читтән торып Казан педагогика көллиятенең "Педагог-тәрбияче" бүлеген тәмамлый. 2002-2007 нче елларда читтән торып Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Университетының “Иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек” факультетын тәмамлый. 1992 нче елда "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" була. Рәмзия Хөсәенова 37 ел гомерен мәдәнияткә багышлый һәм 2018 нче елда лаеклы ялга китә. 2020 нче елда "Өзелмәсен кайтыр юлыгыз!" исемле шигырьләр һәм җырлар китабы чыгара. Бүгенге көндә Зур Сәрдек авылында остабикә-абыстай вазифасын башкара, авыл хатын-кызларына дини гыйлем бирә. Авыл тарихына багышланган материаллар туплап "Зур Сәрдек авылы" китабын яза. Мәдәният йортында урнашкан "Туган як" музеена җитәкчелек итә.

Бүләкләр, премияләр һәм медальләр үзгәртү

  • 1 нче һәм 2 нче Бөтенроссия Халык иҗаты фестивальләре лауреаты;
  • "Җырлы Татарстан -1989" җыр конкурсы дипломанты;
  • "Татарстанның иң яхшы сәнгать җитәкчесе" титулы иясе;
  • "Хезмәт даны" гәзитенең Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премиясе лауреаты;
  • Татарстанның Дәүләт Гранты иясе (2010);
  • "Мәдәнияттәге казанышлары өчен", "Татарстанның 90 еллыгы" медальләре иясе;
  • Регионара "Идел-йорт" халык театрлары фестиваленең 3 нче дәрәҗә Лауреаты (2011);
  • Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
  • "Өзелмәсен кайтыр юлыгыз!" исемле китап авторы (2020 нче ел, "Ак бүре" нәшрияты).

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү