Зур Сәрдек мәдәният йорты

Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылының мәдәният йорты

Камил Шакиров исемендәге Зур Сәрдек мәдәният йорты (рус. Большесардекский сельский дом культуры имени Камиля Шакирова) — Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районыч Зур Сәрдек авылында урнашкан мәдәният оешмасы. Адресы: Үзәк урамы, 114 нче йорт. Директоры Нурфия Вагыйз кызы Фәттахова. Оешма җирле халыкка 1967 елның 7 ноябрьдән бирле хезмәт күрсәтә.

Зур Сәрдек мәдәният йорты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Зур Сәрдек авыл җирлеге[d], Кукмара районы һәм Татарстан
Урын Зур Сәрдек
Адрес Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы, Үзәк урамы, 117 йорт
Почта индексы 422103
Карта

Төзелеше

үзгәртү

Мәдәният йортында эшләгән коллективлары һәм инфраструктурасы:

  1. "Чәчкә" халык бию ансамбле — җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Альмира Данил кызы Шәймәрданова
  2. Зур Сәрдек халык театры — режиссеры Нурфия Вагыйз кызы Фәттахова
  3. Зур Сәрдек авылы китапханәсе — китапханәчесе Наилә Шакирова
  4. хореография залы
  5. өстәл уеннары уйнар өчен ял итү бүлмәсе

Директорлары

үзгәртү
  • 1967-19.. — Габделхак Хафизов
  • 19..-19.. — Мәгъсүм Хаҗиев
  • 19..-19.. — Вәккас Баһрамовлар
  • 1974-1985 — Мөсалия Харис кызы Сафина
  • 1985-2022 — Лилия Вагыйз кызы Ганиева ("Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе).
  • 1.10.2022 нан бирле — Нурфия Вагыйз кызы Фәттахова.

Тарихы

үзгәртү

Рәсәйдә бер генә булган, кабатланмас архитектурасы белән һәркемне сокландырган бу мәһабәт бина 1966 нчы елда салына башлый. 1967 нче елның 7 ноябрендә Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгын бәйрәм иткән мәлдә үзенең ишекләрен тәүге мәртәбә ача. Ул еллардагы хуҗалык рәисе, полк улы булып Бөек Ватан сугышы юлларын узган Зур Сәрдек авылының легендар шәхесе, Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакиров авыл уртасына ике катлы мәдәният йорты салдыру нияте белән район җитәкчеләренә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин аңа бинаны авыл читенә салырга кушалар. Үз заманының бик тәвәккәл, һәрвакыт кеше турында кайгыртучы җитәкчесе, билгеле, моңа риза булмый. Авылга кайтып, урта мәктәптә хезмәт һәм сызым дәресләре укытучы Бөек Ватан сугышы ветераны Гаян Әхмәтшинга проект эшләү турында мөрәҗәгать итә. Районның Степанов фамилияле архитекторыннан киңәшләр алып, Гаян абый эшкә тотына. Немец концлагереннан котылганнан соң, Франция дәүләтендә яшәгән чорындагы тәҗрибәсе һәм күзәтүчәнлеге ярдәм иткәнме, Гаян Гариф улы Әхмәтшин мәдәният йорты проектын тиз арада өлгертә. 1966 нчы елда мәдәният йортының нигезе салына башлый. 400 урынлы тамаша залы, кино күрсәтү җайланмасы, якты уку залы һәм зур китап фонды булган китапханәсе, иркен вестибюль һәм фойесы, музыка һәм грим бүлмәләре булган ике катлы мәдәният йортын төзүдә ел әйләнәсендә 100 дән артык кеше эшли. Бинаның нигезен салыр өчен авыл янындагы басуда өр-яңа таш чыгару урыны ачыла. Ташны тракторларга кул белән төягәннәр. Мәдәният йортының ишек-тәрәзәләрен авылның балта осталары ишек алларында махсус урыннар корып эшләгәннәр. Ишек йозаклары Нократ Аланы шәһәренең хәрби заводы цехларында эшләнгән. Түбәне тотып торучы металл корылмалар да шул заводта җитештерелә. Түбәнең ныклыгын 40 тонна авырлыктагы корылмалар саклый. Мәдәният йорты нигезен Шакиров Нәфыйкъ җитәкчелегендәге ташчылар бригадасы эшли. Балта осталары бригадасында Зур Сәрдекләр белән бергә күрше Купка авылы егетләре дә эшләгән. Аш-Буҗи авылыннан Хөсәенов Фазыл абыйның штукатур-буяучылар бригадасы эчке бизәү эшләрен башкарган. Әнә шулай күмәк тырышлык белән бер ел эчендә мәдәният йорты сафка баса һәм тамашачыларга мәдәни хезмәт күрсәтә башлый. Хуҗалык җитәкчесе Камил Фаяз улы Шакиров мәдәният йортына җиһазларны, пәрдәләрне, тынлы һәм кыллы оркестр уен коралларын башкалабыз Мәскәүдән кайтарткан. Алдынгы карашлы җитәкче мәдәният йорты ачылу тантанасына әзерлек өчен Казаннан музыкант Мәсгүть Латыйповны чакырып, авыл балаларына оркестрда уйнарга мөмкинлек тудырган. Мәдәният йорты ачылу тантанасына татарның күренекле шәхесләре Фәйзулла Туишев, Гали Җәмлиханов, Әзәл Яһудин, Зөләйха Хисмәтуллиналар килә. 2007 нче елда 40 еллык юбилей уңаеннан мәдәният йортына Камил Фаяз улы Шакиров исеме бирелә.


Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Калып:Татарстан мәдәният йортлары