Зур Сәрдек халык театры

Зур Сәрдек авылы халык театрыКукмара районы Зур Сәрдек авылында урнашкан халык театры.

Зур Сәрдек халык театры
Адрес Зур Сәрдек, Татарстан

Тарихы үзгәртү

1932 елда мәчетне клуб итеп үзгәрткәч аңа мәдәният йорты дип вывеска эләләр. Мәчет клуб итеп оештырылгач анда сәхнә көйләнә һәм беренче спектакльләр куела башлый. Казан артистлары, шул исәптән Фәйзи Биккинин да еш кына концертлар белән килә торган була.

Зур Сәрдек мәдәният йортында эшләп килүче халык театрының тарихы, тамырлары белән ХХ гасырның 30-елларына барып тоташа. Танылган мәгърифәтче, Тукайның замандашы Сәгыйть Сүнчәләй нигез салган мәктәпкә укытырга килгән яшьләр, театр түгәрәге оештырып, кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре сәхнәләштерә башлыйлар.Театр дөньясына әкеренләп авыл яшьләре дә тартыла. 2007 елның 19 январенда, ТР ММ №15 Приказы нигезендә, авыл яшьләре театрына халык исеме бирелә.

Бүгенге көндә бу коллективны мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Нурфия Вагыйз кызы Фаттахова җитәкли. Театр елдан-ел репертуарын яңарта: Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Батулла, Әмир Камалиев кебек авторларның пьесаларын сәхнәләштерә.

Чыганаклар үзгәртү