Рәдүт (Чиләбе өлкәсе)

РәдүтЧиләбе өлкәсендә, Чесма районынына карый торган татар авылы. Туеткан елгасы буенда урнашкан. Варнадан Магнитогорскига кайтышлый юл өстендә, Казакъстан чигендә диярлек.

Рәдүт
Карта
Ил Россия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Район Чесма районы
Координатлар 53°41'тн, 60°49'кнч
Авыл советы рәисе Сөләйманов Данис
Халык саны 409 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 457226
Рәсми сайт 74redutovskoe.ru/
Русча атамасы Редутово, Резутово

Тарихы үзгәртү

XIX гасыр уртасында Ырынбур казаклар гаскәре бистәсе буларак барлыкка килгән. Атама этимологиясе ачыкланмаган. Бородино кырындагы Шевардино редуты исемле урында булган канлы бәрелеш хөрмәтенә кушылу фикере хакыйкатьтән ерак тора.

Халык үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр[1]
Гомуми халык саны 2010 елга җенес составы
2002 2010 ир-атлар хатын-кызлар
479 409

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (70%), казахлар (23%).[2]

Күпчелек халкы татарлар, шулай ук руслар һәм казахлар бар. 2010 елгы сан алу буенча 409 яшәүче табылса, авыл советы биргән мәгълүмат буенча 2011 ел башында 502 кеше яшәве билгеле. 2010 ел эчендә 10 бала дөньяга килгән, 8 кеше бакыйлыкка күчкән.

Социаль өлкә үзгәртү

Редут тугызеллык мәктәбе – Чесма районында иң яхшылардан санала. Мәктәптә татар теле кабинеты бар. Мәктәп директоры Оркыя Рахманкулованың әйтүенчә, биредә татар теле атнага бер тапкыр укытыла. Татар теленнән ике укытучылары бар, дәреслекләр җитәрлек, үзләре Казанга барып алган.[3] 2011/12 уку елында 39 бала укыган.[4] Мәктәптә «Айгөл» ансамбле эшли.

Авылда җәйләрен мәктәптә дини укулар оештырылган. 2010 елның июлендә Рәдүттә мәчет ачылган.

Авылда «Кызыл Йолдыз» колхозын саклап калганнар.

Искәрмәләр үзгәртү